Фән:
Язуның үсеше белән борынгы мәдәният вәкилләрендә табигать, җәмгыять һәм кеше турында эмпирик белем туплана башлана, математика, логика, геометрия, астрономия, медицина яралгылары барлыкка килә. Бүгенге көн галимнәренең элгәрләре булып хакыйкать эзләү һәм уйланулар төп шөгыльләре булган Борыңгы Греция һәм Рим фәлсәфәчеләре булалар. Борынгы Грециядә белемне төркемләштерү вариантлары килеп чыга.
Бугенге рәвештәге фән XVI—XVII гасырларда оеша башлый, мәгрифәтчелек чорында аеруча популярлаша. Үзенең тарихи үсеше барышында ул техника һәм технология кысалары тышына чыга. Фән җәмгыятькә һәм мәдәнияткә һәр яктан тәэсир итүче иҗтимагый һәм гуманитар яктан әһәмиятле институтка әверелә.