Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрияте (Төньяк Осетия — Алания; рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет. Республикæ Цæгат Ирыстон — Алани) — Россия Федерациясе әгъзасы булган җөмһүрият, Россия Федерациясе субъекты. 1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. Башкаласы — Владикавказ шәһәре.
Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), руслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.
Мәдәният
Дин
Республикада дин тотучылар арасында осетиннарның үз диннәрен тотучылар, христианлык тарафдарлары, ислам тарафдарлары күпчелекне тәшкил итә. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 29 % ы үз динен тотуын, 49 % христиан динендә (православие) булуын белдергән. Ислам тарафдарлары халыкның 4 % ын тәшкил итә.[3][4]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз