Кадим Җәмитов (Кадим Җәлил улы Җәмитов) — сынчы. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Россия рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024).
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Олы Арташ авылында туган.
1973 елдан Мәскәүдә яши. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Мәскәүнең Третьяков галереясендә К. Җәмитовның мифология темасына ясалган сыннарының күргәзмәсе куелган.
Сыннары дөньяның 12 илендә, дәүләт һәм шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә.
Төп хезмәтләре
Сыннар
|
- «Замандаш» — татар мәдәнияте эшчәннәренең сурәтләре шәлкеме (1992)
- «Кояш астында»
- «Су кызы»
- «Аксакал»
- «Савыгу»
|
Һәйкәлләре
Туган ягы Сабада
Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга Саба районының иң алдынгы 10 мәктәбенә шагыйрьнең гипс сыннарын бүләк итә. «Тургай» балалар приютында да (Ишкурма авылы) Тукайның сыны бар.
Байлар Сабасының туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның һәм аның замандашларының сыннары күргәзмәсе эшли[2].
1996 елда Казанда элекке Федоровский калкулыгында (хәзерге Мирсәет Солтангалиев мәйданында) урнаштырылган. Гомуми биеклеге — 47 м, сынның үз биеклеге — 7 м, канатларының колачы — 5 м. Авырлыгы — 6 тонна. Бәясе — 1,5 млрд сум[3].
Хатын—кош образы — мифлардан алынган җыелма образ. Күп халыклардагы кебек, татар халкында да һомай—кошка ышану бар. Очканда ул бәхет китерә, ләкин аны күңелләре чиста кешеләр генә күрә ала.
Кызыклы фикер
|
Кадим Җәмитов , һичшиксез, гений...акылдан язуга якын дәрәҗәдә[4] Розалия Нургалиева, Казанның баш рәссамы
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Институт Татарской энциклопедии АН РТ, Казан, 1998 ел, 703 бит.
- Библиографическое описание: Кадим Замитов: Музей национальной культуры Татарстана. ─ Казань. ─ 64 с.
- Р. Шаһиева. Альбом «Кадим Замитов». Казан, 1992 ел.
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Е | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
Ө | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ү | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ч | |
---|
Ш | |
---|
Э | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|