Шәүкәт Гаделша

Шәүкәт Гаделша
Шәүкәт Сибгатуллин

Тугач бирелгән исеме: Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин
Псевдонимнар: Шәүкәт Гаделша
Туу датасы: 16 сентябрь 1949(1949-09-16)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районы, Киндерле
Үлем датасы: 30 март 2024(2024-03-30) (74 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1970—х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Ярык мөгез» (1997)
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк

Шәүкәт Гаделша, Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (1949 елның 16 сентябре, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районы, Киндерле2024 елның 30 марты, РФ, ТР, Казан) ― шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023).

Тәрҗемәи хәле

Шәүкәт Гаделша

1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында гаиләдә алты баланың иң өлкәне булып туган. Әтисе ― Гаделша Гишам улы, әнисе ― Фәрхия Алим кызы. Киндерле сигезьеллык мәктәбен, Ялутор шәһәре һөнәр училищесын (1967) тәмамлаган. Ике ел Киндерледә электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Ямал-Ненец автономияле округы башкаласы Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Кичке урта мәктәптә укый. Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга чакырыла, ләкин кулында урта мәктәп тәмамлау турында документ булмау сәбәпле, институтка кабул ителми.

1972 елның көзендә Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә бер ел укып, кулына өлгергәнлек аттестаты ала. 1973 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсен җитәкли. 1970-еллар ахырыннан башлап хезмәт урыннарын алмаштырып тора: Төмән өлкәсендә яки Казанда үз һөнәре буенча һәм башка төрле эшләрдә эшли. Татарстан өлкә комитеты карамагындагы «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр, төзелеш трестларында электромонтер, инженер-энергетик һәм үзе оештырган шәхси фирма җитәкчесе вазифаларын башкара.

Иҗаты

Туган авылы Киндерле сигезьеллык мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлаган, Түбән Тәүде районында русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастырган. Ямал-Ненец автономияле округында эшләгән чорда төбәк газетасына актив языша. 1970 елда шигырьләреннән кечкенә бер җыентык төзеп һәм юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләре уңай бәя ала. Татарстанда көндәлек матбугатта еш басылган шигырьләре аша таныла.

Беренче китабы 1997 елда дөнья күрә. Шәүкәт Гаделша ― «Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006 һ. б. шигырь китаплары авторы. [1]

Шәүкәт Гаделша шигырьләрендә Көнбатыш Себер татар тормышын һәм табигатен гәүдәләндерә, татар поэзиясен яңа образлар, сурәтләр белән баета. Иҗаты Себернең гүзәл табигатенә – урманнарына, үсемлекләр дөньясына, хайваннарга, табигать күренешләренә, Себер халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә багышланган.

2023 елда Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы Төмән дәүләт университетының[d] тюркология үзәге үтенече белән Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) кандидатурасын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә. [2]

Иҗаты буенча ике кандидатлык һәм бер докторлык диссертацияләре якланган. 2019 елда Төмәндә 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шаукат Гадельша - певец родной земли, гордость татарского народа» исемле китап бастырылган. [3] 2008 елда Казанда галимә Лилия Харис кызы Фәизованың шагыйрьнең барлык әсәрләренә тирәнтен анализ ясаучы «Язмышының дәръясы – Казан-Төмән арасы» фәнни китабы дөнья күрә. [4]

2024 елның 30 мартында 74 яшендә вафат булган[5][6]. Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мөселман зиратына җирләнгән[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Наилә Михайловна, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган; кызы Мәдинә Сибгатуллина, биология фәннәре кандидаты[10].

Кызыклы факт

Шәүкәт Гаделша ― Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иртеш таңнары» романы өчен 2002 елда 84 яшендә Тукай премиясен алган Якуб Зәнкиевтан соң Себердә туган язучыларның әлеге премияне алган икенче вәкиле.[9]

Хәтер

Искәрмәләр

  1. Гаделша. Туган якта – ук атканда. Казан утлары, №6, 2005
  2. Шәүкәт Гаделша - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат
  3. library.utmn.ru
  4. Хәнисә Алишина. Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) туган телне һәм әдәбиятны саклау эшенә, яшьләрне эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Яңарыш, 27.02.2023
  5. Зилә Мөбәрәкшина. Шагыйрь Шәүкәт Гаделша вафат. Татарстан Язучылар берлеге
  6. Шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат. Татар-информ, 30.03.2024
  7. Зилә Мөбәрәкшина. Казанда шагыйрь Шәүкәт Гаделшаны соңгы юлга озаттылар. Татар-информ, 01.04.2024
  8. Шәүкәт Гаделша: Күрми калдым Себер татарының Ничәмә төмәнлек угланын... Мәдәни Җомга, 15.09.2009
  9. 9,0 9,1 Рузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш... бирделәр! Интертат, 26.04.2023
  10. Әтиемнең тормыш юлы. «Яңарыш», 27.02.2023
  11. Мадина Сибгатуллина. О присвоении Киндерской сельской библиотеке имени поэта Шауката Гадельши. Союз писателей РТ, 19.12.2024

Сылтамалар

Read other articles:

Đường cao tốcLa Sơn – Túy Loan Bảng kí hiệu đường cao tốc Bắc – Nam phía Đông, trong đó đoạn La Sơn – Túy Loan là một phần của đường cao tốc này.Thông tin tuyến đườngMột phần của Đường cao tốc Bắc – Nam phía Đông Đường cao tốc Bắc – Nam phía TâyChiều dài77,5 kmTồn tại16 tháng 4 năm 2022 (1 năm, 7 tháng, 2 tuần và 4 ngày)Một đoạncủa đường thuộc (đoạn Hòa Li

 

Santo Antônio de Pádua kan verwijzen naar: Santo Antônio de Pádua (gemeente), een gemeente in de Braziliaanse deelstaat Rio de Janeiro Santo Antônio de Pádua (microregio), een microregio in de Braziliaanse deelstaat Rio de Janeiro Bekijk alle artikelen waarvan de titel begint met Santo Antônio de Pádua of met Santo Antônio de Pádua in de titel. Dit is een doorverwijspagina, bedoeld om de verschillen in betekenis of gebruik van Santo Antônio de Pádua inzich...

 

Dụ ngôn Người Giàu Ngu dại của Chúa Giêsu được chép trong Phúc âm Lu-ca 12: 16-21. Nội dung “ Sau đó Người nói với họ dụ ngôn này: Có một nhà phú hộ kia, ruộng nương sinh nhiều hoa lợi, mới nghĩ bụng rằng: Mình phải làm gì đây? Vì còn chỗ đâu mà tích trữ hoa màu!. Rồi ông ta tự bảo: Mình sẽ làm thế này: phá những cái kho kia đi, xây những cái lớn hơn, rồi tích trữ tất cả thóc lúa v

هذه المقالة بحاجة لصندوق معلومات. فضلًا ساعد في تحسين هذه المقالة بإضافة صندوق معلومات مخصص إليها. يفتقر محتوى هذه المقالة إلى الاستشهاد بمصادر. فضلاً، ساهم في تطوير هذه المقالة من خلال إضافة مصادر موثوق بها. أي معلومات غير موثقة يمكن التشكيك بها وإزالتها. (فبراير 2016) لا يزا...

 

Кучеренко Володимир Анатолійович Народження 5 квітня 1954(1954-04-05)Нижня Сироватка, Сумський район, Сумська область, Українська РСР, СРСРСмерть 8 вересня 2016(2016-09-08) (62 роки)Нижній Новгород, РосіяКраїна  СРСРОсвіта Військово-повітряна академія імені Ю. О. Гагаріна і Сизра...

 

Fictional animated character from SpongeBob SquarePants Fictional character Sandy CheeksSpongeBob SquarePants characterFirst appearanceTea at the TreedomeSpongeBob SquarePantsMay 1, 1999Created byStephen HillenburgDesigned byStephen HillenburgPortrayed byLilli Cooper (Broadway)[1] Christina Sajous (television special)Voiced by Carolyn Lawrence (1999−present) Presley Williams (young; 2020) In-universe informationFull nameSandra Jennifer Cheeks (musical)SpeciesSquirrelGenderFemaleOccu...

American television drama series ShooterGenre Drama Action Thriller Based onPoint of ImpactTime to HuntBlack Lightby Stephen HunterDeveloped byJohn HlavinStarring Ryan Phillippe Shantel VanSanten Omar Epps Cynthia Addai-Robinson Eddie McClintock Josh Stewart Gerald McRaney ComposerBobby KrlicCountry of originUnited StatesOriginal languageEnglishNo. of seasons3No. of episodes31ProductionExecutive producers Lorenzo di Bonaventura John Hlavin Stephen Levinson Mark Wahlberg ProducerRyan Phillippe...

 

This article needs additional citations for verification. Please help improve this article by adding citations to reliable sources. Unsourced material may be challenged and removed.Find sources: Soriana – news · newspapers · books · scholar · JSTOR (April 2013) (Learn how and when to remove this template message) Organización Soriana, S.A.B. de C.V.TypeSociedad Anónima Bursátil de Capital VariableTraded asBMV: SORIANA BIndustryRetailFounded1968...

 

National association football team Hungary Under-21Nickname(s)The Magyars Nemzeti Tizenegy (National Eleven)AssociationMagyar Labdarúgó SzövetségHead coachZoltán GeraCaptainBotond BaloghMost capsPéter Gulácsi (26) First colours Second colours First internationalU23: Norway 1–0 Hungary (Fredrikstad, Østfold, Norway; 6 October 1970)U21: Hungary 7–0 Greece (Kecskemét, Bács-Kiskun, Hungary; 9 October 1976)Biggest win Hungary 7–0 Greece (Kecskemét, Bács-Kiskun, Hungary; 9 October...

HodžićiХоџићи Państwo  Bośnia i Hercegowina Część składowa  Republika Serbska Gmina Bileća Populacja (2013)• liczba ludności 77[1] Położenie na mapie Bośni i HercegowinyHodžići 43°02′23″N 18°26′21″E/43,039722 18,439167 Hodžići (cyr. Хоџићи) – wieś w Bośni i Hercegowinie, w Republice Serbskiej, w gminie Bileća. W 2013 roku liczyła 77 mieszkańców[1]. Przypisy ↑ a b Резултати Пописа 2013, Гра...

 

Public school in Orlando, Florida, US This article needs additional citations for verification. Please help improve this article by adding citations to reliable sources. Unsourced material may be challenged and removed.Find sources: Colonial High School – news · newspapers · books · scholar · JSTOR (July 2010) (Learn how and when to remove this template message) Colonial High SchoolAddressMain Campus: 6100 Oleander DrFreshman Campus: 7775 Valencia Coll...

 

Science fiction aerial combat miniatures wargame Aeronautica Imperialis is the name of two tabletop miniature wargames set within the Warhammer 40,000 universe. The games depict aerial warfare between different factions in the setting, either as one-off battles or as part of a larger narrative campaign. The first edition was released in January 2007 by Forge World,[1] a division of the British gaming company Games Workshop. The second edition, a relaunch via Games Workshop, was releas...

Fahne der Weimarer Republik Als Weimarer Republik (zeitgenössisch auch Deutsche Republik) wird der Abschnitt der deutschen Geschichte von 1918 bis 1933 bezeichnet, in dem erstmals eine parlamentarische Demokratie in Deutschland bestand. Diese Epoche löste die konstitutionelle Monarchie der Kaiserzeit ab und begann mit der Ausrufung der Republik am 9. November 1918. Sie endete de facto mit der Machtergreifung der NSDAP infolge der Ernennung Adolf Hitlers zum Reichskanzler am 30. Januar 1933....

 

Artikel ini sudah memiliki daftar referensi, bacaan terkait, atau pranala luar, tetapi sumbernya belum jelas karena belum menyertakan kutipan pada kalimat. Mohon tingkatkan kualitas artikel ini dengan memasukkan rujukan yang lebih mendetail bila perlu. (Pelajari cara dan kapan saatnya untuk menghapus pesan templat ini) Tato yang menampakkan Iblis wanita. Tato (bahasa Inggris: tattoo) atau kadangkala disebut rajah adalah suatu tanda yang dibuat dengan memasukkan pigmen ke dalam kulit. Dala...

 

Questa voce o sezione sull'argomento calciatori statunitensi non cita le fonti necessarie o quelle presenti sono insufficienti. Puoi migliorare questa voce aggiungendo citazioni da fonti attendibili secondo le linee guida sull'uso delle fonti. Segui i suggerimenti del progetto di riferimento. Questa voce sull'argomento calciatori statunitensi è solo un abbozzo. Contribuisci a migliorarla secondo le convenzioni di Wikipedia. Segui i suggerimenti del progetto di riferimento. Justin M...

Dark Fantasy/Historical Fiction Novel by Brian Catling The Erstwhile First EditionAuthorB. CatlingCountryUnited KingdomLanguageEnglishGenre Fantasy Fiction Dark Fantasy Historical Fantasy PublisherVintage BooksPublication dateMarch 7th, 2017 Media typePrintPages480ISBN978-1-1019-7272-4Preceded byThe Vorrh Followed byThe Cloven  The Erstwhile is a dark historical fantasy novel by multi-disciplinary artist B. Catling that was first published in March of 2017.[1]...

 

Wakil Bupati BengkalisPetahanaBagus Santososejak 26 Februari 2021Masa jabatan5 tahunDibentuk2000Pejabat pertamaH. Riza PahleviSitus webbengkaliskab.go.id Berikut ini adalah daftar Wakil Bupati Bengkalis dari masa ke masa. No Wakil Bupati Mulai Jabatan Akhir Jabatan Prd. Ket. Bupati 1 H.Riza Pahlevi 2000 2005 1   Drs. H.SyamsurizalM.M. 2 Drs. H.Normansyah Abdul WahabM.M. 2005 2010 2   3 Drs. H.Suayatno 5 Agustus 2010 5 Agustus 2015 3   Ir. H.Herliyan SalehM.Sc. Jabatan koso...

 

The Settlers in Canada AuthorFrederick MarryatCountryUnited KingdomLanguageEnglishPublication date1844 The Settlers in Canada is a children's novel written by Frederick Marryat, and published in 1844. The novel is set in the wilderness of Upper Canada in the 1790s. It describes the adventures of an immigrant family who settle near Lake Ontario, despite the threats from the native people and wild animals. Plot summary The story begins in England with a reasonably well-off family (the Campbells...

Castellanos de Zapardielcomune Castellanos de Zapardiel – Veduta LocalizzazioneStato Spagna Comunità autonoma Castiglia e León Provincia Ávila TerritorioCoordinate41°05′07.08″N 4°54′34.92″W / 41.0853°N 4.9097°W41.0853; -4.9097 (Castellanos de Zapardiel)Coordinate: 41°05′07.08″N 4°54′34.92″W / 41.0853°N 4.9097°W41.0853; -4.9097 (Castellanos de Zapardiel) Altitudine784 m s.l.m. Superficie12,7 km² Abitanti...

 

Титул Футболист года в Нидерландах (нидерл. Voetballer van het Jaar) присуждается с 1984 года. Выбор делается путём опроса футболистов, играющих в высшей и второй лиге Нидерландов. До 1997 года приз вручался в конце календарного года, а с 1998 года — в конце европейского футбольного ...

 

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!