Википедиядә
Айтуганов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Миләүшә Айтуганова, Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова (1963 елның 5 апреле, Казан) — журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты (1996), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2005 елдан). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты. 2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер.
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 5 апрелендә Казанда танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтуганов (1935―1964) гаиләсендә туган. Балачакта балалар табибы булырга хыялланган. Журналистикага Венера Якупова (ул вакытта Яшел Үзәннең «Зеленодольская правда» газетасында практика үтүче) этәргеч биргән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1987).
1986-1998 елларда радиода эшли.
1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары.
2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер.
2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры.[2]
[3]
2005 елдан ― Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөдире, доцент, профессор.
Иҗат проектлары
- «Башваткыч» телевизион уены
- «Аулак өй» телетапшырулар шәкеле
- «Җырлыйк әле» телетапшырулар шәкеле
- «Җомга киче» тапшырулар шәкеле
- «Караоке татарча» тапшырулар шәкеле
- «Кара каршы» телетапшырулар шәкеле
- «Күчтәнәч» балалар өчен тапшыруы
- «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы
- «Яланаяклы кыз» телевизион нәфис фильмы
- «Ерактагы йолдызым» телевизион нәфис фильмы
- «Уеннан уймак» телевизион нәфис фильмы
- «Сөюләрем хак минем» телевизион нәфис фильмы
- «Бәхетлеме син?» телевизион нәфис фильмы
- «Сиңа кайтам» телевизион нәфис фильмы
- «Ак чәчәкләр» ун серияле татарча телевизион фильмы
- «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы (2016)
- «Сөмбел» нәфис фильмы (Татаркино + Ozbekkino, 2020)
- «Тарлан» нәфис фильмы (Татаркино + Казахфильм, 2021)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы
Балалары: улы Тимур Казанда, «Гауга» төркемендә гитарада уйный, аранжировщик. Кызы – Питерда[5].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Безнең кавем. Миләүшә Айтуганова. «Сөембикә», 2018 ел, апрель, 63нче бит.
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Е | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
Ө | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ү | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ч | |
---|
Ш | |
---|
Э | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|