Узган гасырның егерменче елларында әти-әнисе репрессияләнгәннән соң, Җәүдәт Ташкәнт шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә. Бик иртә музыкаль сәләте ачыла, күп төрле музыка коралларында уйный. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә аны музыка взводына алалар, ул быргычы була, бәрмә инструментларда уйнарга өйрәнә.
Армия хезмәтеннән соң Ленинградка килә, М.Мусоргский исемендәге музыка училищесын (ru) тәмамлый. Сугыш алды елларында Ташкәнт, Горький, Киев шәһәрләренең опера һәм балет театрлары оркестрларында уйный. Катлаулы конкурс үтеп С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрының атаклы К.Элиасберг җитәкчелек иткән симфоник оркестрына алына. Башыннан ахырына кадәр Ленинград камалышын кичерә — ополчениедә катнаша, 1940-43 елларда Ленинград хәрби округының үрнәк оркестрында уйный, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
1941 елның ахырында композитор Д.Шостакович үзенең атаклы җиденче симфониясен (аны «Ленинград симфониясе», «Героик симфония» дип тә атыйлар) язып тәмамлый. Ул блокададагы ленинградлыларның батырлыгына багышлана. Партия Үзәк Комитеты аны камалыштагы Ленинград халкына тыңлатырга карар кыла. Максат — ленинградлыларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычын ныгыту. Шушы максат белән шәһәрдән, хәрби частьлардан музыкантлар туплый башлыйлар. Җ.Айдаров алгы сызыктан табыла.
Репетицияләр 1942 елның гыйнварында башлана. Музыкантлар арасында ачлыктан үлүчеләр дә була. Җ.Айдаров та репетицияләрдә күренми башлый. Аны К.Элиасберг үзе эзләтә һәм госпитальдә үлгәннәр арасыннан табып ала.
Симфония 1942 елның9 августында Ленинград филармониясенең зур залында башкарыла. Зал хәлсез ленинградлылар, хәрбиләр белән тулы. Яткан килеш тыңлаучылар да бар. Тамашачылар арасында А.Толстой, Вс. Вишневский, О. Берггольц һ.б. була.
Тамаша зур уңыш белән үтә һәм үзенең максатына ирешә. Бу вакыйганы ишеткәч Гитлер үзенең әлеге фронттагы генералларына зур «разборка» ясый.
Җ. Айдаров 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Узган гасырның 60-елларында илебез кинотеатрларында бу вакыйгага багышланган нәфис фильм күрсәтелде. Сугыштан соң Ленинград шәһәренең 235нче мәктәбендә «А музы не молчали…» исемле музей оештырылды. Анда Җ.Айдаров та берничә мәртәбә махсус чакыру буенча кунакка барды.
1951 елда Җ.Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта опера һәм балет театрының, филармониянең, Ленинград радиосының симфоник оркестрларында эшли.