Мария Килдебәкова

Мария Килдебәкова
Туган телдә исем укр. Марія Семенівна Карача
Туган 20 июль 1932(1932-07-20)
СССР, Украина ССР, Одесса өлкәсе, Одесса
Үлгән 4 август 2017(2017-08-04) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт украин
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Львовский государственный колледж декоративно-прикладного искусства[d]
Һөнәре рәссам
Җефет Рөстәм Килдебәков, рәссам, Тукай премиясе (2011)
Балалар кызы Диана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 Мария Килдебәкова Викиҗыентыкта

Мария Килдебәкова, Мария Семён кызы Килдебәкова (Мария Семёновна Кильдибекова, кыз фамилиясе Карача, укр. Марія Семенівна Карача, 1932 елның 20 июле, СССР, Украина ССР, Одесса өлкәсе, Одесса2017 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать эшлеклесе, гобелен ясау остасы. 1984 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).

Тышкы рәсемнәр
Кайбер гобеленнары фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 20 июлендә Одессада туган.[1] Милләте буенча ― украин,[2] грек һәм болгар тамырлары булган гаиләдән.[3][4]

1951 елда ул Львов гамәли сәнгать училищесына укырга кергән (Карл Йосифович Звиринский һәм Владимир Ильич Черкасовларда укыган). Училищены 1956 елда «нәфис текстиль» белгечлеге буенча тәмамлаган, диплом эше сыйфатында «Украинские узоры» (Украина бизәкләре) гобеленын ясаган.[3][5][1] Шунда, Львовта, Львов дәүләт декоратив-гамәли сәнгать институтының икенче курс студенты, Казаннан килгән Рөстәм Килдебәков белән таныша, аңа кияүгә чыга һәм кызлары Диана туа.[6][4] 1960 елда, ире институтны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Казанга күчеп килә.[3][4]

Берникадәр вакыт Казанда урта мәктәптә укыта.[5] 1974 елда Татар Сәнгать фонды каршында гобелен иҗат остаханәсен һәм декоратив-гамәли сәнгать секциясен оештыруның инициаторы һәм җитәкчесе була, әлеге секциягә ире Р. Ә. Килдебәковтан тыш, А. Н. Егоров, Г. Н. Маликова, шулай ук башка осталар керә.[7][1] 1984 елда СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы була. [8][3] 1980 елдан Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана, [3] аннары Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасындагы бүлеге әгъзасы була.[9]

1966 елдан башлап, республика, зона һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә узган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләрендә даими катнашып килә.[2][1] Беренче шәхси күргәзмәсе 1982 елда оештырылган.[5] Әсәрләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Милли музее, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең милли мәдәният музее, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее тупланмаларында саклана. [1]

2017 елның 4 августында Казанда озак авырудан соң вафат була.[9][10] Хушлашу Арча зираты храмы янында уза, «Салмачы» рус зиратында җирләнә.[11]

Иҗаты

Танылган һәм әйдәп баручы гобелен ясау остасы буларак билгеле, баштарак Татарстанның бу өлкәдә профессиональ белеме булган бердәнбер рәссамы була.[12][3][1] Гобелен өлкәсендәге иҗаты үсешенә сәнгатьнең төрле төрләрендә оригиналь образлы чишелешләр эзләүче ире Р. Ә. Килдебәков тәэсирле йогынты ясый.[3][6] Иренең эскизлары буенча ясалган гобеленнары Р. Ә. Килдебәковның сынлы сәнгать әсәрләре белән тематик һәм стилистик яктан аваздаш була, чөнки әлеге эшләр татар халкының тормышы, тарихы, фольклоры сюжетларына, милли бәйрәмнәргә, әкиятләргә, йолаларга багышланган.[1][6] Озак еллар дәвамында Татарстанда гобелен сәнгате М. С. Килдебәкованың энтузиазмында гына яшәп килә, чөнки рәссам Казанга күчеп килгәнче, гобелен сәнгате төбәкнең сәнгать традицияләрендә булмаган яисә үзеннән соң сакланып калган үрнәкләрне калдырмыйча юкка чыккан.[3][6][4]

«Г. Тукай» гобелены, Камал театры

Ул, нигездә, туку станокларнын камилләштереп, катлаулы һәм күп хезмәт таләп итә торган техникада – кулдан йон келәм туку техникасында эшли. Гобеленнары җентекләп башкарылган булу, композициянең камиллеге, колорит гармониясе белән аерылып тора, аларны җанлы фантазия һәм материалның декоратив сыйфатларын ачыклауда катгый таләп булу берләштереп тора. Тематик һәм орнаменталь гобелен жанрында эшләп, рәссам төрле сюжетларга кыю мөрәҗәгать итә, үз әсәрләрендә татар темаларын һәм образларын, стилизацияләнгән милли орнаментны, халык типажларын һәм костюмнарын, кеше фигураларын һәм пейзаж элементларын, совет эмблематикасын чагылдыра.[8][3][1] Татарстанда гобелен сәнгатен башлап җибәрүче буларак, М. С. Килдебәкова татар сәнгате өчен беренче сюжетлы гобелен – «Музыкантлар» (1964) авторы булып тора.[13][14] Ире Р. Ә. Килдебәков белән кулдан туку һөнәрен торгызу, бу һөнәрне үстерү, сәнгати фикерне ачыграк белдерү өчен техник алымнарны куллануны кертү юнәлешендә зур эш башкаралар.[15]

Төп әсәрләре: «Сабантуй» (1969), «Алтынчәч» (1970), «Очыгыз, күгәрченнәр» (1971), «Гөлчәчәк» (1973), «Бакчада» (1974), «Кояшкай» (1975), «Татарстан» (1976, Казан көнкүреш йортының демонстрация залы өчен), «1918 ел» (1979), «Икар» (1970-еллар, чит ил белгечләре йорты өчен), «Яз» (1980), «Иртә» (1982), «Төнге күбәләкләр» (1982-1983), «Г. Тукай» һәм «Башлам» (1986, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен), «Балачак дөньясы» сериясе (1980- еллар, Казан курчак театры өчен), «Мисырга качу» (1990), «Икәү» (1995), «Өйдә» (1997), «Татар сөлгесе» (2000), «Саилче» (2000), «Инеш буенда» (2002) һ. б.[5][7][1]

Татар театрының йөз еллыгына багышлап, беренче милли труппа сурәтләнгән «Сәйяр труппасы» (2007), шулай ук халык әкиятләре мотивлары буенча «Халык әкиятләре» («Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле») триптихы аеруча зур танылу алган.[6][4][16] Килдебәковларның әсәрләре стиль чисталыгы белән аерылып тора, югары сәнгать осталыгы һәм халык традицияләре белән тирән бәйләнештә булу нәтиҗәсендә алар һәрвакыт таныла һәм уникаль булып кала.[15]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2002 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[1].
  • 2011 – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (Р. Ә. Килдебәков белән бергә) – Татарстан Республикасында иҗтимагый биналарның эчке һәм тышкы ягы өчен булдырылган монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм картиналар сериясе өчен: «Волга», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «мозаика» һәм «сграфито» монументаль сәнгате әсәрләре һәм башкалар; «Сәйяр труппасы», «Халык әкиятләре мотивлары буенча» триптих: «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле»; татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Кукмара киез итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналары өчен.[17] Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тарафыннан Г. Камал театры каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада тапшырылган.[18]

Искәрмәләр

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Хисамова, 2006
  2. 2,0 2,1 Червонная, 1975
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Червонная, 1984
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Миләүшә Галиуллина (2 марта 2020). Килдебәк оныгы Рөстәм. Мәдәни Җомга. 12 октября 2022 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Вольценбург и др., 1995
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Валеева, 2016
  7. 7,0 7,1 Хасанов, 1998
  8. 8,0 8,1 Файнберг, 1983
  9. 9,0 9,1 Кильдибекова Мария Семёновна. Некролог. Газета «Республика Татарстан» (4 августа 2017). 29 сентября 2022 тикшерелгән.
  10. Скорбная весть. Министерство культуры Республики Татарстан (4 августа 2017). 12 октября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
  11. Ушла из жизни выдающийся художник Мария Семеновна Кильдибекова. Газета «Республика Татарстан» (4 августа 2017). 11 октября 2022 тикшерелгән.
  12. Червонная, 1978
  13. Сираиева, 2012
  14. М. Е. Ильина. Гобелен. Татарская энциклопедия. 12 октября 2022 тикшерелгән.
  15. 15,0 15,1 Ткаченко, 2006
  16. Рауза Солтанова (5 апреля 2011). Связанные цветной нитью мастерства. Газета «Республика Татарстан». 12 октября 2022 тикшерелгән.
  17. Указ Президента Республики Татарстан № УП-240 от 25 апреля 2011 года «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2011 года». Газета «Республика Татарстан» (27 апреля 2022). 28 сентября 2022 тикшерелгән.
  18. Президент Татарстана вручил государственные премии им. Г. Тукая за 2011 год. Президент Республики Татарстан (30 августа 2011). әлеге чыганактан 2022-05-05 архивланды. 28 сентября 2022 тикшерелгән.

Әдәбият

  • Кильдибекова Мария Семёновна // Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь в 6 томах / сост. О. Э. Вольценбург, изд. Ю. А. Быстров, М. Ю. Евсевьев. — Санкт-Петербург: Гуманитарное агентство «Академический проект», 1995. — Т. 4, кн. 2: Каев — Кобозев. — С. 435. — 624 с. — ISBN 5733100419.
  • Кильдибекова Мария Семёновна / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 1998. — С. 274. — 703 с. — ISBN 0953065030. (рус.)
  • Рустем Кильдибеков / авт. вст. ст., сост. Д. К. Валеева. — Казань: Заман, 2016. — 159 с. — ISBN 9785442800951.
  • Сираиева А. К. Гобелен Татарстана сегодня // Декоративно-прикладное искусство и дизайн: грани соприкосновения. Материалы Всероссийской научно-практической конференции (г.Нижневартовск, 7 февраля 2012 года) / отв. ред. М. М. Новикова. — Нижневартовск: Издательство Нижневартовского государственного гуманитарного университета, 2012. — С. 77—81. — 114 с. — ISBN 9785899889752.
  • Ткаченко В. А. Попытка разговора с веками. Становление и развитие монументального искусства в советский период Татарстана. — Журнал «Казань»[tt]. — Казань, 2006. — № 8—9. — С. 140—150. — 272 с.
  • Файнберг А. Б. Художники Татарии. — Ленинград: Издательство «Художник РСФСР», 1983. — 232 с.
  • Хисамова Д. Д. Кильдибекова Мария Семёновна / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2006. — Т. 3: К — Л. — С. 291—292. — 663 с. — ISBN 9785852470355.
  • Червонная С. М. Кильдибекова Мария Семёновна // Художники Советской Татарии: биографический справочник. — Казань: Татарское книжное издательство, 1975. — С. 90—91. — 214 с.
  • Червонная С. М. Искусство Советской Татарии: Живопись. Скульптура. Графика. — Москва: Издательство «Изобразительное искусство», 1978. — 295 с.
  • Червонная С. М. Художники советской Татарии (мастера изобразительного искусства Союза художников ТАССР). — Казань: Татарское книжное издательство, 1984. — 462 с.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Read other articles:

Podocarpus subtropicalis Охоронний статус Даних недостатньо (МСОП 3.1) Біологічна класифікація Царство: Рослини (Plantae) Клада: Судинні рослини (Tracheophyta) Клада: Голонасінні (Gymnosperms) Відділ: Хвойні (Pinophyta) Клас: Хвойні (Pinopsida) Порядок: Соснові (Pinales) Родина: Подокарпові (Podocarpaceae) Рід: Podocarpus Вид...

 

Um dos muitos memoriais para aqueles que morreram no Muro de Berlim Houve várias mortes no Muro de Berlim, que se situava como uma barreira entre Berlim Ocidental e a Alemanha Oriental, de 13 de agosto de 1961 até 9 de novembro de 1989. Antes do surgimento do Muro de Berlim, em 1961, 3,5 milhões de alemães orientais burlaram as restrições de emigração do bloco oriental, muitos por cruzar a fronteira da Berlim Oriental para Berlim Ocidental, a partir de onde eles poderiam, en...

 

Hathibada Ghosundi InscriptionsFragment C of the Hathibada Ghosundi Inscriptions, in Sanskrit. 2nd-1st century BCE.MaterialStoneWritingSanskritCreated2nd-1st Century BCEDiscovered24°58′01″N 74°40′59″E / 24.967°N 74.683°E / 24.967; 74.683PlaceNagari (Chittorgarh), RajasthanPresent locationGovernment Museum, UdaipurNagariNagari (India) The Hathibada Ghosundi Inscriptions, sometimes referred simply as the Ghosundi Inscription or the Hathibada Inscription, are ...

Episodes in the life of Buddha Jagdishpur relief, photographed in 1872. A very rare survival of a large scale depiction of the Eight Great Events.[1] Over 3 metres high, perhaps late 10th-century. The Eight Great Events (ashtammaha-pratharya)[2] are a set of episodes in the life of Gautama Buddha that by the time of the Pala Empire of North India around the 9th century had become established as the standard group of narrative scenes to encapsulate the Buddha's life and teachin...

 

Minister of Foreign Affairs of TurkeyDışişleri BakanıEmblem of Ministry of Foreign AffairsIncumbentHakan Fidansince 4 June 2023Ministry of Foreign AffairsMember ofCabinetNational Security CouncilSupreme Military CouncilReports toPresidentResidenceResidence of the Minister of Foreign AffairsNominatorPresidentAppointerPresidentTerm lengthNo term limitInaugural holderBekir Sami KunduhFormation3 May 1920DeputyDeputy MinisterWebsitewww.mfa.gov.tr This article is part of a series about the...

 

La representación de la formación hoplita en el arte se observa en diferentes estilos de cerámica. Los antiguos soldados griegos conocidos como hoplitas eran típicamente personas libres. Eran muy bien definidos y uniformes, y portaban un enorme escudo circular en la mano izquierda y una lanza (dory) en la derecha.[1]​ Los soldados hoplitas se desplegaron en formación de falange durante el combate. En lugar de utilizar individuos como combatientes, el objetivo de la formación era c...

Портрет дружини художникарос. Портрет жены художника Жанр мелодрамаРежисер Олександр ПанкратовСценарист Наталія РязанцеваУ головних ролях Валентина Теличкина Сергій Шакуров Микита МихалковОператор Олег МартиновКомпозитор Євген ДогаХудожник Віктор ЮшинКінокомпан...

 

Office building in Manhattan, New York 2 Park AvenueSeen from across Park AvenueGeneral informationTypeOfficesArchitectural styleArt DecoAddress2 Park AvenueTown or cityManhattan, New York CityCountryUnited StatesCoordinates40°44′47″N 73°58′57″W / 40.74639°N 73.98250°W / 40.74639; -73.98250Groundbreaking1926Completed1928OwnerMorgan Stanley Real EstateHeight349 ft (106 m)Technical detailsStructural systemSteel superstructureMaterialBrick and terrac...

 

Some of this article's listed sources may not be reliable. Please help this article by looking for better, more reliable sources. Unreliable citations may be challenged or deleted. (September 2021) (Learn how and when to remove this template message) For Mon*Star, see Silverhawks. For Monstar, see Principal curvature. 2007 single by Aya HiranoMonStARSingle by Aya HiranoReleasedDecember 5, 2007GenreJ-popLabelLantisAya Hirano singles chronology Neophilia (2007) MonStAR (2007) Unnamed World (200...

Глазков Максим Олегович  Підполковник Загальна інформаціяНародження 7 травня 1977(1977-05-07)ЛьвівСмерть 9 червня 2015(2015-06-09) (38 років)ВасильківВійськова службаПриналежність  УкраїнаВид ЗС  Збройні силиРід військ Нагороди та відзнаки Орден «За мужність» ІІІ ступеня У Вік

 

State v. Clay ShawNama lengkap perkaraState of Louisiana v. Clay L. Shaw Diputuskan1 Maret 1969; 54 tahun lalu (1969-03-01)PutusanTidak bersalahMajelis hakimHakim anggota majelisEdward Haggerty Clay Shaw dinyatakan tidak bersalah oleh hakim setelah disidang selama satu jam. Pada tanggal 1 Maret 1967, Jaksa Wilayah New Orleans, Jim Garrison, menangkap dan mendakwa pengusaha New Orleans Clay Shaw dengan tuduhan berkonspirasi untuk membunuh Presiden Kennedy, dengan bantuan Lee Harvey Oswald...

 

Herlina Effendi pada sampul kaset (1977) Herlina Effendi (16 Januari 1958 – 26 Januari 2019) adalah seorang penyanyi dangdut Indonesia. Ia pernah menjadi penyanyi pendukung O.M. Soneta pimpinan Rhoma Irama. Selanjutnya ia bergabung dalam O.M. Kendedes, pelopor grup musik dangdut yang beranggota semuanya perempuan, termasuk di dalamnya Titiek Nur (alm.), Ken Zuraida (alm.), Evy Martha (alm.), dan Riza Anggoman (alm.)[1]. Selain bersama Kendedes, Herlina juga melakukan r...

American discus thrower and football player Tom LiebLieb as the coach of Loyola Marymount, 1937Biographical detailsBorn(1899-10-28)October 28, 1899Faribault, Minnesota, U.S.DiedApril 30, 1962(1962-04-30) (aged 62)Los Angeles, California, U.S.Playing careerFootball1919–1922Notre DameIce Hockey1922–1923Notre Dame Position(s)Tackle / GoaltenderCoaching career (HC unless noted)Football1923–1925Notre Dame (assistant)1926–1928Wisconsin (line)1929Notre Dame (assistant)1930–1938Loyola ...

 

American judge H. Dale CookSenior Judge of the United States District Court for the Eastern District of OklahomaSenior Judge of the United States District Court for the Northern District of OklahomaSenior Judge of the United States District Court for the Western District of OklahomaIn officeJanuary 1, 1992 – September 22, 2008Chief Judge of the United States District Court for the Northern District of OklahomaIn office1979–1992Preceded byAllen E. BarrowSucceeded byJames O. Elliso...

 

Street dance style This article is about the street dance style. For other uses, see Popping (disambiguation). This article possibly contains original research. Please improve it by verifying the claims made and adding inline citations. Statements consisting only of original research should be removed. (August 2014) (Learn how and when to remove this template message) PoppingA choreographed popping performanceGenreStreet danceYearLate 1970s Popping is a street dance adapted out of the earlier...

American television series This article needs additional citations for verification. Please help improve this article by adding citations to reliable sources. Unsourced material may be challenged and removed.Find sources: Counting On – news · newspapers · books · scholar · JSTOR (March 2017) (Learn how and when to remove this template message) Counting OnGenreRealityStarringThe Duggar FamilyCountry of originUnited StatesOriginal languageEnglishNo. of s...

 

Railway station in Midori, Gunma Prefecture, Japan This article needs additional citations for verification. Please help improve this article by adding citations to reliable sources. Unsourced material may be challenged and removed.Find sources: Kamikambai Station – news · newspapers · books · scholar · JSTOR (July 2015) (Learn how and when to remove this template message) WK06 Kamikambai Station上神梅駅Kamikambai Station, August 2004General inform...

 

1995 Indian filmVishnuTheatrical release posterDirected byS. A. ChandrasekharWritten byGopu Babu (dialogues)Screenplay byS. A. ChandrasekharStory byShoba ChandrasekharProduced byM. BhaskarB. Balaji PrabhuStarringVijaySanghaviJaishankarCinematographyViswam NatrajEdited byM. VellaisamyMusic byDevaProductioncompanyOscar Movies NationalRelease date17 August 1995Running time152 minutesCountryIndiaLanguageTamil Vishnu is a 1995 Indian Tamil-language action comedy film directed by S. A. Chandrasekha...

Capital One Financial CorporationJenispublik (NYSE: COF)Industrijasa keuanganKantorpusatMcLean, Vancouver, Amerika SerikatWilayah operasiSeluruh duniaTokohkunciRichard D. Fairbank(CEO)Pendapatan$24.176 jutaTotal aset$297.048 jutaSitus webwww.capitalone.com Capital One Financial Corporation (NYSE: COF) adalah sebuah perusahaan publik asal Amerika Serikat yang bergerak di industri jasa keuangan.[1] Saat ini, markas pusat Capital One Financial Corporation terletak di 1680 Capital One Dr....

 

Aproximación a los idiomas maternos o iniciales de España. Castellano (verde claro), hablado en todo el país, gallego (azul), catalán/valenciano (naranja oscuro), euskera (gris), aranés (rojo), asturleonés (verde oscuro) y aragonés (amarillo). Los límites geográficos entre lenguas pueden ser imprecisos, especialmente entre castellano y asturleonés y entre castellano y aragonés. Porcentaje de personas que conocen la lengua cooficial regional. En España se hablan varias lenguas vern...

 

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!