Әчинск (рус. Ачинск) — Россиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының өченче шәһәр.
Халык саны — 109 156 кеше.[3]
Әчинск Чулым елгасында, Красноярскидан 160 километр көнбатыштарак урнаша. Красноярск тимер юлында станция.
Әчинск Ак Июс елгасында 1641 елда острог буларак нигезләнә. 1683 елдагы янгыннан соң острог Ачинка елгасының Чулымга коя торган җиренә күчерелә.
1782 елдан — Тубыл наместниклыгында (1796 елдан — Тубыл губернасы) өяз шәһәре. 1822 елдан — Енисей губернасы составында.
1856 елда Әчинск шәһәрендә 3 чиркәү, 466 йорт һәм 46 лавка (кибет) булган.
1924 елдан — Әчинск районы үзәге.
Милли состав (2002): руслар — 92,1%, украиннар — 1,5%, татарлар — 1,1%.[12]
Шәһәрнең төп предприятиесе — глинозём комбинаты, шулай ук нефть эшкәртү заводы, һөм төзелеш материалларын ясый торган ширкәтләр бар.