Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры (рус. Театр юного зрителя города Нижнекамска) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1994 елдан эшләп килүче мәдәният оешмасы, муниципаль бюджет учреждениесе. Зурлар, яшүсмерләр һәм балалар өчен спектакльләрен рус телендә күрсәтә.
1991 елда Түбән Камада шәһәр мәдәният һәм ял паркы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Федор кызы Морозова ярдәме белән үзешчән рус халык театры оеша (режиссеры М. Е. Архипова).
1994 елда Түбән Кама шәһәр мәдәният идарәсе (мөдире Алсу Габдрахман кызы Забегаева-Тарханова) каршында «Барабашки» театры оештырыла. Үзенең бинасы булмау сәбәпле, вакытлыча «Альфа» мәдәният йортында урнаша, спектакльләрен чит сәхнәләрдә күрсәтә.
1995 елда «Барабашки» театры исеме «Яшь тамашачы театры» итеп үзгәртелә.
2009 елдан хәзерге исемен йөртә.
1997 елның 1 апреленнән театр шәһәрнең «Восход» кинотеатрына (Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 14) күчерелә. Директор — Татьяна Пляшева.
2004 елда, «Восход» кинотеатры сүтелгәч (аның урынында 2004 елда шәһәр комплекслы музее бинасы төзелгән[4]), Кызыл Чишмә бистәсенең иске мәктәбе бинасына (Кызыл Чишмә, Бакча урамы, 2а) күчә.
2006 елда Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йорты, төзекләндерелеп, театрга тапшырыла. Театр стационар сәхнәгә, мәдәният йортына янкорма төзелгәч, иҗат остаханәләренә, ярдәмче бүлмәләргә ия була.
2021 елда шәһәр башкарма хакимияте театрга «Җәлил» кинотеатрының (соңрак ― мәдәни-ял итү үзәге) 1970-еллар ахырында салынган бинасын бирә. 2022 елда «Яшьләр эксперименталь театры» проекты буенча зур үзгәртеп кору эше башлана. Театр яңа бинасында беренче тамашачыларын 2022 елның ноябрь аенда каршы алыр дип көтелә[5].
2022 елның 28 декабрендә яңартылган «Җәлил» театр комплексы ачыла. Яшь тамашачы театры әлеге бинада эшли башлый.[6][7]
Беренче куйган спектакльләре: 1994-1997 «Ох, и Кузьма!» (режиссер – куючы М. Архипова) 1997-1999 - «Куркак койрык» (рус. Трусохвостик) С. Михалков, «Кышкы әкият» (рус. Зимняя сказка) С. Арутюнян, «Ике оста» (рус. Два мастера) Ю. Елисеев, «Эзлә инде менә хәзер» (рус. Ищи ветра в поле) В. Лившиц (режиссер-куючы Николаева Е.П.), «Пушкин балы», «Чәчәкледә маҗара» (Н. Носов буенча) театральләштерелгән тамашалары (сценарий авторы, режиссер–куючы Пляшева Т.А.)[8].
Театр 70 тән артык исемдә спектакль күрсәткән. Алар арасында:
2023 елдан башлап, театр «Бердәм Россия» партиясенең спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирә торган «Кече ватан театрлары» федераль проектына кертелгән. [9]
Театр каршында «Восхождение» студиясе эшли (җитәкчесе — Наталья Николаева).