Ару хәбәр чиркәве (рус. Благовещенский собор, Собор Благовещения Пресвятой Богородицы) — Казан кирмәне эчендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе, җәмигъ. Казан Кремлендәге иң борынгы һәм иң күләмле биналарның берсе. Инкыйлабка кадәр Казан епархиясенең үзәк (кафедраль) җәмигы булган. Чиркәү һәр көнне диндарлар өчен ачык, бәйрәм көннәрендә дини хезмәтләр башкарыла. Җәмигъның җитәкчесе — идарә итүче әрхәрәй митрополит Феофан (Ашурков). Наместник — иерей Константин Колыганов.
1552 елда, Явыз Иван Казанны яулап алгач ук, нигез салына. Рус патшасы яулап алынган шәһәрдә үз тәртипләрен һәм динен кертергә ашыга. Шуңа күрә 3 көн эчендә бүрәнәдән беренче чиркәү бинасы корыла. 4 октябрьдә Явыз Иван үз куллары белән чиркәүнең беренче нигез ташларын салган, киләчәктә алтарь буласы урынга тәрене дә үзе кадаган һәм тәре йөрешендә катнашкан дигән мәгълүмат бар:
...заложил «своими руками царьскима»...
Чиркәүне таштан төзү эше соңрак, 1555 елда Псковтан Казанга Постник Яковлев («Барма» кушаматлы) һәм Иван Ширяй җитәкчелегендәге 80 ташчы — оста килгәч, башлана. 1562 елда бина корылып бетә. Әүвәл 6 баганалы, 5 башлы, 3 апсидалы, паперть белән тоташтырылган ян-яктагы ике приделы булган гыйбадәтханә итеп уйланылган булган. XIX гасыр урталарына кадәр күп мәртәбәләр үзгәртеп төзелгән, түбәсе ябулы биек баскыч, трапезная өстәлгән. Әүвәлге кыяфәтеннән үзәк өлеше, 3 апсидасы, ян-яктагы ике таш приделы нигезләре генә сакланып калган.
Татарстан АССР ҮБК 1925 елның 20 сентябре карары белән бина дәүләт архивына тапшырыла.
1995 елда бина «Казан кирмәне» музей-тыюлыгына тапшырыла.
2005 елның 21 июлендә патриарх Алексий II катнашында җәмигъ тантаналы рәвештә ачыла.
Апанай мәчете | Ак мәчет | Борнай мәчете | Зәңгәр мәчет | Галиев мәчете | Кабан арты мәчете | Иске Таш мәчет | Казаков мәчете | Кол Шәриф мәчете | Мәрҗани мәчете | Печән базары мәчете | Беренче Дары мәчете | Икенче Дары мәчете | Ал мәчет | Бишбалта бистәсенең беренче җәмигъ мәчете | Бишбалта бистәсенең икенче җәмигъ мәчете | Иман Нуры мәчете | Иске татар зиратындагы мәчет | Солтан мәчете | Җиләк бистәсе мәчете| Ярдәм мәчете| Әниләр мәчете Ару хәбәр соборы | Гайсә Анасы кәшишханәсе | Аллаһның күренеүе соборы | Барбара чиркәве | Җылантау Дөньядан күчү кәшишханәсе | Ходай алдыннан килүче Ибан кәшишханәсе | Кизик Кертү кәшишханәсе | Микулай кафедраль соборы | Петр һәм Павел чиркәве | Покрау кафедраль соборы| Тихвин чиркәве| Изге Хач күтәрү чиркәве | Изге Екатерина чиркәве |
ГИдУВ | Кунак йорты | Кекин йорты | Михляев йорты | Соломин-Смолин йорты | Ушкова йорты | Шәмил йорты | «Амур» кунакханәсе | «Болгар» номерлары | Сәнгать укуханәсе | Тимер юл вокзалы | Университет шәһәрчеге | Родионов затлы кызлар институты | ТР милли банкы | Матбугат йорты | ТР язучылар берлеге | Чернояров пассажы | Юбилей аркасы | Гашыйклар аркасы |
Тукай һәйкәле (Театр тыкрыгы) Тукай һәйкәле (Тукай мәйданы) | Шаляпин һәйкәле | Лев Толстой һәйкәле |
Дан скверы мемориалы | 1 Май мәйданы мемориалы |
«Кырлай» паркы | Горький паркы | Җиңү паркы | Меңьеллык паркы | Урицкий паркы | «Крылья Советов» паркы | Черек күл | Университет скверы | Лобачевский скверы | «Эрмитаж» бакчасы | Лядской бакчасы | Фукс бакчасы | Университет (Ленин) бакчачыгы | Кәрим Тинчурин паркы |
Миллениум күпере | Игенчеләр сарае | «Казан» ММҮ | Цирк | Ипподром | «Пирамида» | «Туган авылым» | Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе | Универсиада-2013 объектлары |