24 август
24 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның егерме дүртенче көне. Ел ахырына кадәр 129 көн кала.
Дөнья тарихында бу көн:
- Музыкаль тәмнәре, тормыш стилләре һәм киенү тәртипләренә төрле карашлары сәбәпле башкаларны күрә алмаучанлык, дискриминация һәм җинаятькә каршы халыкара көн [1].
Өлкә һәм җирле бәйрәмнәр
- Испанияның күп шәһәрләрендә «Изге» апостол Варфаломей хәтеренә бәйрәм көне[2].
- Төркиянең Конья иле вилаятендәге Акшәһир шәһәре горурлыгы көне[5].
Шулай ук карагыз: Төркем:24 август көнне туганнар
- 1892 — Александр Никитин, чуаш совет дәүләт эшлеклесе.
- 1899 — Хорхе Луис Борхес, Аргентина прозаигы, шагыйрь.
- 1899 — Фәрхат Габбас, Әлҗәзаир сәясәтчесе.
- 1900 — Әсгать Мәҗит, театр актёры, режиссёр. ТАССРның атказанган артисты (1944).
- 1947 — Пауло Коэльо, бразилияле язучы, шагыйрь.
- 1948 — Жан-Мишель Жарр, француз музыканты, композитор.
- 1981 — Альбина Әпсәләмова, татар милләтеннән рус язучы, шагыйрә.
Шулай ук карагыз: Төркем:24 август көнне вафатлар
- 1950 — Василий Гордов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр.
- 1966 — Лао Шэ, кытай язучысы, драматург.
- 1977 — ТАССРның халык, РСФСРнең атказанган артисты Хөсәен Уразиков.
- 1983 — Ежи Идегәй, Польша-Литва татарларының поляк язучысы.
- 1990 — Сергей Довлатов, рус-америка язучысы.
- 1992 — Гали Халит, татар әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче.
- 1993 — Василий Каховский, тарих белгече, профессор, Чуаш АССР мәгариф министры.
- 1996 — Зәйнәп Биишева, Башкортстанның халык язучысы.
- 2024 — Марат Әхмәтов, скрипкачы.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
|
|