Шлама (рус. Шламка ) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы авыл. Краснояриха авыл җирлегенә карый.
Географиясе
Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[ 3] , урман-дала зонасында[ 4] , районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Климаты
Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[ 3]
Вакыт зонасы
Шлама, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.
Тарихы
Авылга XVII гасырның икенче яртысында Ярославль ягыннан килүчеләр тарафыннан нигез салына.[ 5] Башта рус авылы булып санала, XX гасырда авылга татарлар , чуашлар , мордва халкы килеп төпләнә башлый.[ 6] [ 7]
Халык саны
Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 388 кешенең 40% тәшкил иткән,[ 9] 2010 елда 385 кешенең шулай ук 40% тәшкил иткән[ 10] , татарлардан тыш руслар, чуашлар, мордва яши.[ 5]
Социаль өлкә
Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, мәчет, фельдшер‑акушерлык пункты, саклык кассасы, элемтә бүлеге, кибет эшли.[ 5]
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
↑ 3,0 3,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области . Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
↑ 5,0 5,1 5,2 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
↑ Историческая справка . әлеге чыганактан 2021-01-09 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
↑ Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура . әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России» .
↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
Татар авыллары
Рязань өлкәсе
Ак аймак Кара аймак Кара аймакка якын Кара зыбыннар