Бистәнлеләрнең төп шөгыле - игенчелек, умартачылык, урман кисү. Шулай ук авыл халкы гомер-гомергә чишмәләрне төзекләндерү, Россия төбәкләре буенча кое казу белән шөгыльләнә. Биредән һәр җәйдә йөзләгән ир-ат Мәскәү тирәләренә кое казырга чыгып китәләр.
Мәгариф
Авылда 177 бала укый торган яңа урта мәктәп бар, биредә татар теле предмет буларак укытыла, күрше рус авылы балалары да Бистән мәктәбенә йөреп белем ала.
Дин
Бистән авылында беркайчан да мәчет эшләвеннән туктамаган. 1895 елда салынган агач мәчет бар, бу мәчеттә хәтта Сталин заманында биш вакыт намаз укыганнар. Сугыш вакытында авыл башындагы икенче мәчетне читтән ябарга килгәч, мылтык тотып бер Бистән агае аларга каршы чыккан, “Менә биредә 5 патрон, мәчеткә кагылсагыз, шулар беткәнче сезгә төбәп атам”, дигән. Тегеләр артларына да карамыйча авылдан чыгып качканнар, ул мәчеткә дә кагылучы булмаган...[3] Әлегә 2 мәчет эшләп тора