Вагай районы (рус. Вагайский район) — Төмән өлкәсенә керүче муниципаль район.
Үзәге — Вагай авылы.
Төп елгалар — Иртеш, Олы Супра, Киша.
Район 1932 елның 7 гыйнварда Урал өлкәсе составында элекке Дубровное һәм Черноковский районнары җирләрендә оеша.
1934 елның гыйнвар-декабрьдә — Об-Иртеш өлкәсе, 1934 елның декабрьдән — Омск өлкәсе составында.
1935 елда район составыннан Дубровное районы чыгарыла; 1963 елда ул яңадан Вагай районы составына кертелә.
Милли состав (2002): руслар — 54,9%, татарлар — 42,0%.[9]