Тупли (рус. Теплый Стан) — Самар өлкәсенең Елхау районында урнашкан сала. Авылның бер очы Колмаер очы дип атала, шунда Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан Татар Колмаеры авылыннан күчеп утырганнар. Авылның өченче мәхәллә булып Колмаер очында 1906 елда мәчет төзелә, 1930 елда ябыла. Мәчет яңадан 2006 елда йөзеллык юбилена торгызыла.
Тупли Самар вакыты (Samara Time Zone, SAMT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +4:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +1 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+1 итеп күрсәтелә.
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (86,1%), чуашлар (8,5%), руслар (3%).[6][7]
Калып:Елхау районы