Сейше́л утраулары (фр. République des Seychelles, ингл. Republic of Seychelles, сейш. Repiblik Sesel) — Һинд океанының көнбатыш өлешендә, экватордан бераз көньякка таба урнашкан утрау-дәүләт. Җөмһүрият эченә 100 утрау керә, аларның нибары 33дә генә кеше яши.
Дәүләтнең мәйданы — 455 км². Иң зур утрау — Маэ (142 км²). Шул утрауда дәүләтнең башкаласы һәм халыкара һава аланы урнаша. Башка зур утраулар — Силуэт, Праслен, Ла-Диг. Шулай ук дәүләт эченә күп кечкенә коралл утраулары керә.
Халык саны — 88 мең кеше (2010). Этник яктан биредә франк-африкан мулатлары, шулай ук аурупалылар, негрлар, һиндлар, кытайлар, гарәпләр яши. Католиклар халыкның 82,3 %-ын тәшкил итә. Мөселманнар саны — 1,1 %.
Беренче тапкыр Сейшел утрауларына кергән Амирант утрауларын Васко да Гама 1502 елда билгели. Якынча шул ук вакытта португал харита белгечләре Маэ утравын теркиләр. Утрауга IX-X гасырларда гарәп диңгезчеләренең килүләре дә билгеле.
Аурупалылардан утрауга беренче булып инглизләр килеп төшә. 1609 елда бирегә махсус экспедиция оештырыла. Утраудагы даими торак пунктларын исә французлар нигезли: 1756 елдан биредә плантацияләр ясый башлыйлар. Шушы вакытта утрауларга Франция финанс министры исеме бирелә — Моро де Сейшел.
Французлар утрауларга Мадагаскар һәм Көнчыгыш Африкадан колларны алып килә башлыйлар. 1794 елда архипелагны Британия яулый. 1814 елгы Париж килешүе нигезендә Сейшел утраулары рәсми төстә Бөекбритания җире дип таныла.
1976 елда Бөекбритания утрауларга рәсми бәйсезлек бирә.
Христианнар – ил халкының (98,5 мең, 2020 елга) 89,2 % ын тәшкил итә, ш.и. католиклар – 76,2 %, англикан чиркәве тарафдарлары – 6,1 %, җиденче көн адвентистлары – 1,1 %, башка христианнар – 3,4 %. Һинд дине тарафдарлары – 2,4 %, башка христиан булмаган диннәргә табынучылар – 1,5 %, атеистлар – 2,1 % [36].
Хәзерге вакытта утрауларда мөселман халкының өлеше ― 1,6 %. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, утрауларда 1459 мөселман исәпләнә [37].
Мөстакыйль булмаган территорияләр: Изге Елена утравы • Канар утраулары • Мадейра • Майотта • Мелилья • Реюньон • Сеута • Һиндстан океанында Британия территорияләре • Эпарсе Утраулары