Морбаш мәчете, рәсми исеме Иман мәчете (рус. Муртыш-Башская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлеге составындагы Морбаш (Мортышбаш) авылында 1995 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
1845 елда авылда мәчет булган. Хәзер мәчет бинасы булган урынга истәлек ташы урнаштырылган.
1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 158 йортта 901 кеше (450 ир-ат һәм 451 хатын-кыз) яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [1]
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Морбаш (Мортышбаш) авылында 1299 кеше яшәгән, шуларның 1280е мөселманнар булган.
Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена [2] (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган, XVII гасырның икенче яртысында нигезләнгән [3] Морбаш (Мортышбаш) авылында 1905 елда 269 йортта 1082 кеше яшәве, мәчет һәм мәктәп булуы теркәлгән.
Уфа губерна идарәсе рөхсәте белән авылда 1890 елда тагын бер мәчет төзелгән. Имамнары:
1907 елда өченче җәмигъ мәчете төзелгән. Имамнары:
1912―1913 уку елында Морбашта мәдрәсә эшләгән. [7]
ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 сентябрендәге № 43-1061 указы нигезендә беренче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен тапшырыла.[8]
1940 елда ТАССР Югары Советы президиумы указы нигезендә өченче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәдәният йорты (клуб) итеп файдалану өчен тапшырыла, әмма 7 апрельдә мәчет бинасын күмәк хуҗалык идарәсенә (рәисе Госман Юлдашев) ясле йорты итеп бирү турында акт төзелгән.[8]
1995 елда яңа ике катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Иман» исеме бирелгән. Мәчет төзелеше буенча эшләрне оештыруда Әзһәр Әюп улы Әюпов (1929 елгы) күп көч куя. Пенсиягә чыкканчы колхозда, «Сельхозэнерго» (Агропромэнерго) оешмасында электрик булган, Татарстанның атказанган электригы.[9] Бина электр белән җылытыла, тәһарәтханәсе бар. Гыйбадәт залы 100 кеше сыйдыра. Манарасы бинага керү юлы өстендә. Имамнар:
.