«Рөстәм» мәчете — Казанның Хороводная урамында урнашкан гыйбадәтханә.
2018 елның 11 августында манарасына ай куелды. Ачылышы 2018 елның 30 октябренә билгеләнгән. Мәчетне Разыя Еникеева исемле ханым Казанның «Калуга» бистәсе мөселман мәхәлләсе теләген тормышка ашырып үз кишәрлегендә төзергә карар иткән. Разыя ханым мәчетне вафат булган тормыш иптәше Рөстәм Латыйпов истәлегенә «Рөстәм» мәчете дип атаган һәм төзелеш чыгымнарын тулысынча үзе күтәргән.
Мәчетнең мәйданы 190 кв. метр. Мәчет тирәсендәге гомуми мәйдан 800 кв. метр.
Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!