Ольга Александрова-Гейнс 1847 елдасәүдәгәр гаиләсендә туа. Әтисе — 1нче гильдия сәүдәгәре Сергей Евсей улы Александров чәй белән сәүдә итә һәм «Казан тире заводының пай буенча иптәшлеге» хуҗаларыннан берсе, 1842—1844 һәм 1851—1853 елларда — шәһәр башлыгы. Әнисе — Анна Михаил кызы Александрова (кыз фамилиясе Бородина) хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, ятимнәр яшәгән Александров приюты турында кайгырткан.
Әнисе вафатыннан соң, Ольга Сергей кызы Александров приютының хәйриячесе булып кала, аның хәйрия эшчәнлеге турында Император хатыны Мария учреждениеләре ведомствосына губернатор Николай Андреевский болай дип яза [1]:
Ольга Сергей кызы Александров приютындагы балалар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен бөтен көчен куя: аның акчасына ремонт ясала, җиһазлар, дәреслекләр, китаплар, төрле тәмле тәм-томнар сатып алына, балалар журналлары яздырып алына. Ятимнәр үзләрен өйләрендәге кебек тойсыннар, дип, Ольга Сергей кызы аларга мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итә.
Ольга Сергей кызы 1889 елда Александров приютының яңа бинасы (хәзерге Бутлеров ур., 30) төзелешенә кырык мең сум акча биргән.
1889 елда Ольга Сергей кызының абыйсы Александр Сергей улы Александров вафат була. Төзелеше өчен 800 мең сум тотылган Александров пассажы мирас буенча Ольга Сергей кызына кала[2]. Туганнары вафатыннан соң, Ольга Александрова гаилә бизнесын сата һәм барлык акчаларын хәйрия эшчәнлегенә сарыф итә, ә Александров пассажының бинасы Казан шәһәренә музей өчен бүләк ителә[3]. Ольга Сергей кызы Александрова-Гейнс Казан хәйриячеләре арасында бердәнбер юмарт хатын-кыз була. О. С. Александрова-Гейнс шәһәргә йөз мең сум акча биргән, акча иганә итүенең максатын ул Сергей Дьяченкога адресланган хатында бәян иткән [1]:
Казан шәһәрен кайгыртуыгызга теләктәшлек итеп, кадерле туганнарым: әтием Сергей Евсей улы, әнием Анна Михаил кызы, абыем Александр Сергей улы Александровларның һәм апам Людмила Сергей кызы Алафузованың истәлеген мәңгеләштерергә теләп, мин үз акчаларымнан шәһәр файдасына йөз мең сум акчамны иганә итәм.
Соңрак Ольга Сергеевна Ксения хатын-кызлар гимназиясе бинасын сатып ала, моның өчен илле мең сум акча тота. 1917 елга кадәр Александрова-Гейнс әлеге гимназиянең шәрәфле багучысы булып тора.
1890 елда ул генерал-лейтенант Александр Константин улы Гейнска (1880—1882 елларда Казан губернатоpы) кияүгә чыга һәм ире белән Петербург шәһәренә китә. 1892 елдаНиццада Ольга Сергей кызының ире вафат була. Ире вафатыннан соң, О. С. Гейнс хәйриячелек белән шөгыльләнүен дәвам итә, иренең өч томлык публицистик хезмәтләрен бастыруга әзерли, 1897 елда нәшер итә.