Уфаның Инорс микрорайонындагы Мәдинә мәчете белән бутамагыз
Мәдинә мәчете (баш. Мәҙинә мәсете) ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең Дим районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Уфа шәһәренең Дим районы 504нче мәхәллә» җирле мөселман дини оешмасы карамагында[1].
Уфаның Дим районында зур булмаган район мәчете (Мусоргский ур., 48) генә булган, ул барлык мөселманнарны сыйдыра алмый башлаган. Шуңа күрә яңа мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелә. Мәчет Дим районының шәхси секторында «Баланово» паркы янәшәсендә буш яткан җирдә төзелгән[2].
Мәчет нигезенә беренче таш 2010 елның көзендә салына. 2013 елның октябрендә мәчет ачыла. Бу өч ел дәвамында гыйбадәтханә дин тотучылардан кергән һәм җәлеп ителгән акчалар хисабына төзелгән. Аның төзелешенә мәчетнең Попечительләр советы рәисе, «Дортрансстрой» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Марат Латыйпов зур өлеш керткән[2].
Мәчетне ачу тантанасы Ырынбур мөселман диния нәзарәте (Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте) оешуга 225 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында узган[3]. Тантанада югары мөфти шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Стамбул шәһәре мөфтие Рахми Яран, Индонезиянең дини эшләр министры Сурадхорм Али, 57 илне берләштерүче Халыкара ислам ризалыгы оешмасы рәисе Хәмит Ирен һәм башкалар катнашкан [3].
Гыйбадәтханәнең иң биек манарасы белән гомуми биеклеге – 51 метр. Аның барлыгы 4 манарасы бар, иң биеге 10 м тәшкил итә, ярымайлы биек шпиле Дим микрорайонының теләсә кайсы почмагыннан диярлек күренә. Мәчет төзелеше өчен материал булып «Бессер» блоклары хезмәт иткән.
Мәчетнең сыйдырышлыгы ― 800 кеше. Бина эчке бизәлеше белән аерылып тора. Мәчетне бизәү эшендә Сәмәрканд рәссамнары, Мисыр агач уемчылары, шулай ук җирле осталар катнашкан. Агачтан уемнар һәм диварлардагы гарәп язулы Коръән аятьләре яшь оста Юныс Хәйруллин кулы белән ясалган[2].
Уфаның Калинин районы Инорс микрорайонында 2015 елда ачылган «Мәдинә» мәчете турында: [5]