2024 елның 1 ноябрендә Коншак районыБәгәрәктамак авылында ачылган һәйкәл-бюст Татарстан Республикасы Хөкүмәте, җирле иганәчеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ярдәмендә эшләнгән һәм урнаштырылган [2]. Әлеге проектның инициаторы һәм төп тормышка ашыручысы ― Эльза Рәхим кызы Газизова[3]. Постамент Бәгәрәктамактан чыккан эшмәкәрләр хисабына сатып алынган һәм урнаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы акчасына әзерләнгән бюстның авторы ― Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты Винера Абдуллина.
Һәйкәл-бюстны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чиләбе өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Маргарита Павлова, Коншак районы башлыгы Рамил Вәкилов, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев, Бәгәрәктамак тумасы тарихчы галим Альберт Борһанов һәм башка кунаклар катнашкан[4].
Тасвирлама
Һәйкәл Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбе[5] янындагы скверда урнашкан.
Постаментның алгы ягында татар (өстә) һәм рус (аста) телләрендә язылган:
Муса Җәлил
(1906―1944)
Бөек татар шагыйре
Советлар Союзы Герое
Ленин премиясе
лауреаты
Муса Джалиль
(1906―1944)
Великий татарский поэт
Герой Советского Союза
Лауреат Ленинской
премии