Габдулла Тукай урамы (баш. Ғабдулла Туҡай урамы, рус. улица Габдуллы Тукаева) — Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә урнашкан урам. Почта индекслары 453853, 453856. ОКАТО коды 80425000000.
Шәһәрнең төньяк өлешендә (Сарлак торак районы Шикәр заводы бистәсе микрорайонында) урнашкан урам. Свердлов урамы белән киселештән (7нче интернат-мәктәп бинасы яныннан) башлана, тимер юл белән киселештә тәмамлана.
1960-елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886—1913) хөрмәтенә аталган.
Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк. Урам башыннан Карлыман — Яңа Мораптал тимер юлы үтә.