1900 елдан эмиграциядә; Г. В. Плеханов һ.б. белән берлектә «Искра» гәзитен нәшер итә. РСДРПның II корылтаеннан башлап (1903), Ленин бәлшәвикләр фиркасен җитәкли. Эмиграциядә чакта яшерен фиркане саклап калу һәм ныгыту белән шөгыльләнә.
1912 елның 5 маенда Санкт-Петербургда бәлшәвикләрнең хакимиятләр рөхсәте белән чыккан «Правда» гәзите чыга. Ленин гәзитнең мөхәррияте белән канәгать булмый (мөхәррире И. Сталин була). Ленин көн саен диярлек төрле киңәшләр, күрсәтмәләр, хаталар төзәтеп хатлар җибәрә. Ике ел эчендә аның авторлыгында 270 мәкалә чыга.
1917 елгыФевраль Инкыйлабыннан соң Петроградка кайта, Октябрь Кораллы инкыйлабына җитәкчелек итә. Советларның II Бөтенрусия корылтаенда (1917, октябрь) ХКС рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1918 елдан соң Эшче-Игенче Саклау Шурасы (1919 елдан Хезмәт һәм Саклау Шурасы (Советы) рәисе; БҮБК һәм СССР ҮБК әгъзасы.
1922 елның декабреннән, авыруы кәчәеп китү сәбәпле, сәяси эшчәнлектән беркадәр читләшә. Ленин вафатыннан соң СССРда Ленин тәгълиматы Сталин аңлатмасында канунлаштырыла.
1922 елның 24 декабрендә һәм яңа елның 4 гыйнварда ул Х ВКП(б) Корылтаена хат яза. Аңарда ул фирка белән итүгә дәгъва иткән һәм үзенә алмашка киләчәк бәлшәвик сәясәтчеләргә тәнкыйди сыйфатлама бирә. Соңыннан бу хат «Ленин васыяте» исемен алган.
Иосиф Сталинны ул гомумән югары урыннарга куярга кушмаган. Ул аны кабаланучан һәм үз әйләнә-тирәсе белән туктаусыз идарә итәргә мавыгучы бер бюрократ итеп сурәтли. Сталин алга сөргән Татарстан АССР шикелле милли автономияләрнең Советлар Берлегенә РСФСР «арадашчылыгы» белән керүен ул тулысынча хаксызга чыгара. Ленин бу башлангычны Сталинның «милли бәлшәвик»ләргә (республикалардагы коммунистларга) карата җыелган ачуы һәм үч алу нияте белән аңлата.[17]
Ләкин, XI Корылтай (апрель, 1923) Ленинның сүзен аяк астына салып, ВКП(б) беренче секретаре, димәк, ил җитәкчесе итеп Сталинны сайлый.
1924 елның 21 гыйнварында көчле авырудан үлә. Кызыл мәйдандагы Ленин төрбәсендә күмелгән.
Ни нәрсә ул "халык дуслары" һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугыша? (Что такое "друзья народа" и как они воюют против социал-демократов?), (1894),
Россиядә капитализм үсеше (Развитие капитализма в России, (1899),
"Милләтләрның үзбилгеләнү хокукы турында» («О праве наций на самоопределение»), (1914)
“Русларның милли горурлыгы турында” (“О национальной гордости великороссов”), (1914)
"Дәүләт һәм инкыйлаб. Марксизмның дәүләт турында тәгълимат һәм инкыйлабта пролетариат бурычлары». («Государство и революция. Учение марксизма о государстве и задачи пролетариата в революции»), (1917)
«Съездга хат» («Письмо к съезду»), (1922) «Ленинның васыятьнамә» кебек да билгеле
↑ 1,01,1Bibliothèque nationale de Francedata.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.