Википедиядә Гыймадиева фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Венера Гыймадиева (Венера Фәрит кызы Гыймадиева) ― җырчы (сопрано). МәскәүнеңЗур театры солисты (2011―2017). [1]
Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2012), «Алтын битлек» театр (2014), Л Bravo (2019) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 28 маенда Казанда туган.
И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «хор дирижёры» белгечлеге буенча (2003), Санкт-Петербург консерваториясенең (С. Горенкова сыйныфы) вокал бүлеген (2009) тәмамлый. 2008 елдан «Санктъ-Петербургъ-Опера» театрында эшли. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чакырулы артисты. 2010 елдаМәскәүнең «Musica Viva» камера оркестры белән чыгыш ясый. В. Спиваковның Милли филармония оркестры белән хезмәттәшлек итә. «Травиата» фестивалендә (Савонлинна, Финляндия) катнаша. «Альберт-холл»да еллык BBC Proms концертында чыгыш ясый.