Азат Идел-Урал (рус. Свободный Идель-Урал, эрз. Олячив Рав-Уралонь) – ул Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Башкортостан җөмһүриятләре белән бәйсезлеккә ирешүне һәм шул алты җөмһүриятне уртак чикле, икътисадый киңлекләре вә күмәк иминлек системасы белән интеграцион берләшмә итеп оештыру үз максаты итеп куйган идел буе халыкларның иҗтимагый хәрәкәт.
Кырымны көчләп тартып алуны тәнкыйть иткән өчен 2014 елның 28-нче декабрьдә кулга алынган һәм 2015 елның сентябрендә 3 ел буе колониядә торуга хөкем ителгән татар милли хәрәкәтнең җитәкчеләрнең берсе Рәфис Кашапов 2017 елның 26-нчы декабрьдә русия зинданыннан иреккә чыкты.[1] 2018-нче елның февраль башында ул Украинага китте, кайда тиздән фикердәшен: Мордовияда туган эрзя кешесен, пенсиядәге гаскәрине, Сыресь Боляеньны очратты.[2]
21-нче мартта Рәфис Кашапов, Сыресь Боляень һәм аларның фикердәшләр кечкенә бер төркеме Киев шәһәрендә пресс-конференцияне уздырдылар, кайсыдырда ки алар "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте төзү турында белдерделәр.[3]
Үз эшчәнлегендә беренче 5 ай дәвамында оешма ачыктан-ачык сепаратизм карашлар белән чыгыш ясамады, ә Идел буе җөмһүриятләрнең чын мөстәкыйльлекне яңадан торгызу өчен көрәш турында игълан иткән иде. Ләкин Дәүләт думасы белән гомуми белем уку йортларда туган тел өйрәнү тәртибе турында канунны кабул иткәннән соң, аңа муафыйк җөмһүриятләрнең дәүләт телләрен уку программаларының мәҗбури өлешеннән алып ташладылар, "Азат Идел-Урал" үз эшчәнлегенең максатын үзгәртте.
2018 елның 25-нче июльдә "Азат Идел-Урал" киләчәктә бәйсез милли демократик Эрзя-Мокша, Чуаш, Мари Эл, Татар, Удмурт, Башкорт дәүләтләре төзүгә омтылуы турында игълан итте. Шуның белән бергә каршылыгында көчләүсез ысулларда торуын хәрәкәт ассызыклады. Инде берничә көннән соң интернет челтәрендә раса, милләт, тел, нинди диндән булу галәмәтләренә карап дошманлык кабызып җибәрә торган мәгълүматлар бастырып чыгарган өчен Хәрәкәтнең оештыручыдашы Рәфис Кашаповка каршы яңа җинаять эше кузгату турыда русия киң хәбәр чаралары белдерделәр.[4]
Идеология
"Азат Идел-Урал" үзен демократлык һәм кешелеклелек принципларына нигезләнгән, күп кеше катнашкан иҗтимагый-сәяси хәрәкәт итеп карашта тора. Аның максаты — киләчәктә Эрзя-Мокша, Чуаш, Мари Эл, Татар, Удмурт хәм Башкорт бәйсез милли демократик дәүләтләр төзелеше. Башкорт, удмурт, татар, мари, чуаш, мокша һәм эрзя халыкларның иҗтимагый, мәдәният һәм дин хокукларын тормышка ашыру өчен көрәш оешманың төп максаты булып тора[5].
Республикалар статусы
Эрзя-Мокша, Чуаш, Мари Эл, Татар, Удмурт һәм Башкорт бәйсез милли демократик дәүләтләр төзелешен оешма үз алдына бурыч итеп куя. "Азат Идел-Урал" шул милли җөмһүриятләрне Европа Союзы үрнәгендә бердәм интеграцион берләшмә итеп туплауга омтылуы турында белдерә. Хәрәкәт игълан итә: һәр җөмһүрият үз эчке һәм тышкы сәясәтен үзе тормышка ашырачак, ләкин үзләренең күмәк иминлеген барысы бергәләп тәэмин итәчәкләр, бергәләп тышкы читләрен саклыячаклар, аларның бердәм таможня киңлеге, акча берәмлеге һәм башка шундыйлар булачак[6].
Шул ук вакытта, Идел-Урал җөмһүриятләре дәүләт мөстәкыйльлекләрен ирешү мизгеленә кадәр, "Азат Идел-Урал" үз максатлары һәм бурычлары тасвирланган программасы белән таныштырды. Атап әйткәндә, 6 җөмһүриятнең РФ составында торулары этабында, җөмһүриятләр һәм федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләр төзелеше шартнамә нигезендә булуы турында хәрәкәт чыгыш ясый. Идел-Урал җөмһүриятләрнең аларга кагылган мәнфәгатьләр мәсьәләләрен карап тикшерүгә тыю хокуклары булырга тиеш, һәм шулай ук башка дәүләтләр һәм халыкара оешмалар белән мөнәсәбәтләрне мөстәкыйль башларга тиешләр. Идел-Урал җөмһүриятләрнең конституцияларында гражданлык турында законлар кабул итү һәм гражданин статусын аныкларга кирәк[7].
"Азат Идел-Урал" Идел буе республикалар хөкүмәтләрен һәм гражданнарын җөмһүриятләрнең чик араларын яңа тикшерүдән ваз кичүгә өнди. Хәрәкәтнең проектларның берсе 2018 елда 23 сентябрьда Львов шәһәрендә "Форуму видавців" нигезендә таныштырылган Идел-Урал сәяси картасын тирәнтен тикшерү булды. "Азат Идел-Уралны" башлап җибәручеләрнең берсе Боляень Сыресь искә ала: башкортлар, татарлар, чуашлар, мари, эрзя, мокша этник җирләре хәзерге республикаларның чикләреннән ерак җәелеп киткән булсалар да, – җөмһүриятләрнең чикләрен яңадан тикшерү Идел-Уралның милли хәрәкәтләр өчен һәлакәтле нәтиҗәләргә китерәчәк. Боляень Сыресь фикере буенча танылган административ чикле республикалар булу – ул үзе милли хәрәкәтләрнең бик зур казанышы, һәм ул РФтан бәйсезлеккә ирешү барышының башлангыч ноктасы ролен үтәчәк[8].
Искәрмәләр