Львов яки Илбау (укр. Львів - Львив, пол. Lwów, лат. Leopolis, әрм. Լվով, алман. Lemberg, идиш. לעמבעריק — Лемберик кырымтат. İlbav, Ильбав) — Украинаның көнбатышында урнашкан шәhәр. Халык саны 734 000 кеше (2010). Көнбатыш Украинаның һәм Галициянең рәсми булмаган башкаласы булып санала.
Львов Полтва елгасында, Польша белән чигеннән 70 км ераклыкта урнашкан.
Львов XIII гасырның уртасында Галич кенәзе Даниил Романович тарафыннан нигезләнә. Алтын Урда вакытында татарлар шәһәрне Илбау дип йөрткәннәр.
Урта гасырлар вакытында мөһим сәүдә үзәге булып торган. 1349—1772 елларда — Речь Посполитая составында.
Австро-Венгрия хакимлеге вакытында (1772—1918) — поляк һәм украин милли-азатлык хәрәкәтләренең үзәге. Австро-Венгрия таркалудан соң (октябрь 1918 — июль 1919) — Көнбатыш Украина Халык Республикасының башкаласы. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Польша составында булган, 1939 елда, Молотов һәм Риббентроп килешүе нигезендә ССРБ составына керә.
1991 елдан — Украина составында.
Милли состав (2001): украиннар — 88,1%, руслар — 8,9%, поляклар — 0,9%, белоруслар — 0,4%, яһудләр — 0,3%.
<ref>
Pop_2013