Ubuntu |
Нигезләнү датасы |
20 октябрь 2004[1] |
|
|
Атама |
Ubuntu[2] |
... хөрмәтенә аталган |
убунту[d][1] |
Нигезләүче |
Марк Шаттлворт[1] |
Нәрсә нигезендә эшләнгән |
Debian[3] |
Моннан файдаланып эшләнгән |
Asturix[d], Bodhi Linux[d], Elementary OS[d], KDE neon[d], Linux Lite[d], Linux Mint[d], LXLE[d], Peppermint OS[d], Pinguy OS[d], Pop!_OS[d], Trisquel GNU/Linux-libre, Ubuntu Unity[d], Zorin OS[d] һәм Ubuntu Kylin[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле |
берничә тел[d] |
Чыгару датасы |
20 октябрь 2004 |
Таратучы ширкәт |
Microsoft Store[d][4] һәм BitTorrent |
|
Эшләүче |
Canonical Ltd.[1] |
Платформа |
x86_64[d][5], x86[d][5], ARM[d][5], ppc64[d][5], IBM System/390[d][5] һәм RISC-V[d][6] |
Пакетлар белән идарә итү систимы |
dpkg[d][7], Snap[d][8] һәм Advanced Packaging Tool[d][9] |
GUI фреймворгы |
GNOME[10] |
Тарату төре |
санлы йөкләү[d] |
Программалау теле |
C++[11], Си[11], командная оболочка UNIX[d][11] һәм Python |
Чыганак кодның саклану урыны |
code.launchpad.net/ubuntu |
Хаталар турында белдерү бите |
bugs.launchpad.net/ubuntu[12] |
Юрама |
24.04.1 LTS (29 август 2024)[13], 24.10 (10 октябрь 2024)[14] |
Кулланмага сылтама |
help.ubuntu.com[2] |
Гаммәви ачкыч эзе |
C598 6B4F 1257 FFA8 6632 CBA7 4618 1433 FBB7 5451[15] һәм 8439 38DF 228D 22F7 B374 2BC0 D94A A3F0 EFE2 1092[15][16] |
Рейтинг ESRB |
барысы өчен дә[d][4] |
Рәсми веб-сайт |
ubuntu.com(ингл.) |
Рәсми блог |
ubuntu.com/blog(ингл.)[17] |
Каналның URL-лы |
ubuntu.com/blog/feed[17] |
Куллану шартларына сылтама |
ubuntu.com/legal/terms-and-policies(ингл.)[17] |
Яшеренлек сәясәте URL-ы |
ubuntu.com/legal/data-privacy(ингл.)[17] |
Һәштәге |
Ubuntu |
Авторлык хокуклары статусы |
автор хокуклары якланган, хуҗасы тарафыннан иҗтимагый милеккә тапшырылган[d] |
Язу төре |
Ubuntu[d] |
Яңарту ысулы |
Advanced Packaging Tool[d][9] |
Alexa урыны |
1874[18] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре |
525 012 |
IRC каналы |
irc.libera.chat/ubuntu(ингл.) һәм irc.libera.chat/ubuntu-de(алм.)[19] |
Ссылка на платформу коллективного перевода |
translations.launchpad.net/ubuntu |
Ubuntu Викиҗыентыкта |
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Ubuntu (зулу «кешелеклелек» [21], «убу́нту» дип әйтелә) — Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы — Canonical Компаниясе. Хәзерге вакытта ирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала [22].
Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәм саклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары[23], мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә[24].
Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше[25] серверлар һәм эш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларына LiveCD [26] яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла [27]. LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынча локализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай ук гамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектә i386, amd64, ARM да күзәтелгән.
Барлыкка килү һәм эшләнү тарихы
Ubuntu проектының баштагы чын исеме no-name-yet.com.[28] (тат. әлегә исеме юк)
Башлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь 2004 ел) бары тик Debian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.[29]
Башка Debian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәлән Xandros, Linspire һәм Libranet (инглизчәдән карагыз), Canonical Debian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өчен ирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.[30]
Ubuntu җыелмасы күбесенчә Debian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аның Advanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәм Debian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучылары Debian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.
Хәзергесе вакытта Ubuntu Марк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә. 2005 елның 8 июлендә Canonical Ubuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин 2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.[31][32]
Ubuntu-ның 2011 елның апреленнән[33] 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булган эш өстәле тирәлеге GNOME Unity белән алмаштырылачак[34][35][36], ә киләсе X.Org Server Wayland белән алмашачак.[37].
Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырыла[38]
Үзенчәлекләре
Ubuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алган sudo
утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булган суперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазыйфаларын башкарарга мөмкин.[39]
Ubuntu, шулай ук киң интернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төп кодировка иттереп UTF-8 санала.[40]
Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайт RAM һәм, каты дискка урнаштырганда, дүрт гигабайт буш тирәлек.[41][42][43]
Ubuntu GNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.[44] GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларга OpenOffice.org[45], web-гизгеч Mozilla Firefox керә.[46][47]
6.06 һәм соңрак юрамалардан башлап LiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә, компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өчен Ubiquity (тат. барлык асылы) график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыру debian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивка USB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысул нетбукларда еш кулланыла.
Релизлары
Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртелә[48]
Махсус тамгаланыш:
|
ярдәм күрсәтелми
|
бары тиксервер юрамага гына ярдәм күрсәтелә
|
ярдәм күрсәтелә
|
хәзерге юрама
|
планлаштырылган / уйлауда
|
LTS (
ингл. Long Term Support) дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.
[77]
Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10
Maverick Meerkat юрамасына
Linux 2.6.35 юрамалы төше,
GNOME 2.32,
Mozilla Firefox 3.6.10,
OpenOffice.org 3.2.1,
GCC 4.4.4
[78] кертелгән
Ubuntu һәм аның төрле вариантлары
интернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгән
ShipIt ярдәмендә
CD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.
[79][80]
Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10
Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалы
Linux төшен,
Unity 4.22.0,
Mozilla Firefox 7.0.1,
LibreOffice 3.4.3,
GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.
[78]Ubuntu-га нигезләнгән Linux дистрибутивлары
Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера:
- Ubuntu (Ubuntu Derivative Distribution) нигезләнгән дистрибутив: әлеге дистрибутив Ubuntu-дан бик нык аерыла. Ләкин алар арасыннан Canonical тарафыннан рәсми танылган дистрибутивлар билгеле. Калганнары өчен Canonical үзөстендә җаваплылык тотмый.
- Ubuntu (Ubuntu Remix) җыелмасы: Ubuntu-га нигезләнгән һәм анардан бик үк аерылмаган дистрибутивлар җыелмасы. Аерымлыклар бары тик программалар җыелмасында, аларның урннашуында гына булырга мөмкин. Җыелма статусын рәсми рәвештә алу өчен, ул катгый рәвештә Ubuntu белән тәңгәл килергә тиеш, шулай ук Ubuntu репозитариендагы рәсми пакетлар, дистрибутивның бушлау булуы һ. б. Җыелмалар һәрвакыттада Ubuntu исемен кулланалар һәм аның бары җыелма икәнлеген Remix атамасы гына билгели, мәсәлән: Ubuntu Russian Remix — Ubuntu-ның Россия өчен ясалган бер дистрибутивы.[81].
Дистрибутив |
Тасвирлама |
График киңлеге
|
Kubuntu
|
KDE эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә.
|
KDE
|
Xubuntu
|
Xfce эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы (азкөчле санаклар өчен). Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә.
|
Xfce
|
Gobuntu
|
Ubuntu дистрибутивы, үз өченә бары тик ирекле программалар гына ала. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә иде. Хәзерге вакытта әлеге проект туктатылган. Һәрбер кулланучы ирекле рәвештә Restricted һәм Multiverse репозитарийларын сүндерү мөмкинлеге бирелә.
|
GNOME
|
Edubuntu
|
Уку йортлары өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә.
|
|
Ubuntu Studio
|
Медиастудияләр өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә.
|
GNOME
|
Линукс Мәктәп
|
Kubuntu базасындагы дистрибутив, «Мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыру» проекты максатында эшләнә.
|
KDE
|
CrunchBang
|
Ubuntu системасының минималь үзенчәлекләрен алып, шул ук вакытта бик җиңел эшчәнлелеге белән аерыла
|
Openbox
|
Aurora
|
ASUS EEE PC өчен ясалган дистрибутив.
|
|
Fluxbuntu
|
|
Fluxbox
|
Linux Mint
|
Ubuntu дистрибутивына нигезләнгән, ләкин бик нык аерылучы ОС. Үз өченә Flash һәм Java программаларын ала.
|
Төрлеләр
|
nUbuntu
|
Челтәр иминлеге өчен ясалган дистрибутив.
|
|
OpenGEU
|
Ubuntu юрамасы, җиңел Enlightenment тәрәзә эшчәнлеген куллана.
|
Enlightenment DR17
|
Runtu
|
Россия дистрибутивы.
|
Төрлеләр
|
Ubuntu Russian Remix
|
Россиядә өй һәм офис өчен ясалган.
|
GNOME
|
Ulteo
|
Әле ясала гына.
|
KDE
|
Lubuntu
|
Җиңел дистрибутив, DE нигезләнгән, уйлауда.
|
LXDE
|
U-lite
|
DE кермәгән дистрибутив, уйлауда.
|
Openbox
|
Sabily
|
Махсус мөселманнар өчен ясалаган софт.
|
GNOME
|
Дөньяда кулланышы
Максат
Canonical ширкәте әйтүе буенча Ubuntu үзенең кулланучыларына тулы көчле азатлыкны һәм ирекне (классик аңлатмада Free Software Foundation) гарантияли. Болар барсыда үз манифестында (җәмәгать офертасы, ингл. «the Ubuntu promise») күрсәтелгән, дөреслектә исә бу GPL лицензиясенә бик нык ошаган. Ләкин шул ук вакытта кайбер релизлар үз эчендә ирекле кулланышта булмаган драйверларны тәшкил итә, ә махсус кибетләрдә лицензион һәм ирекле кулланышта булмаган декодерлар да бар. Мәсәлән, моның хисабына Windows Media форматын китерергә мөмкин.[89]
Кызыклы фактлар
- Һәрбер Ubuntu дистрибутивлы дискларны почта аша бушлай сорау бирергә мөмкин. Canonical ширкате үз өстенә барлык чыгымнарны, почтага һәм чик буе түләүләренә киткән барлык түләүләрне үз өстенә ала. Яңа релиз чыгуга кадәр дискларны сорау бара, бер ай вакыт өчендә барлык җибәрүләр чыгачак яңа юрама белән тулган була. Почта аша китерү якынча 4 атнадан 6 атнага кадәр бара.[90]
- Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасы рәсми рәвештә 10.10.10 (2010 елның 10 октябрендә) чыга. 101010 икеле санау системасыннан унарлы санга күчергәндә 42 килеп чыга. 42 саны — ул, икенче грандиоз санакның барлык Галәм киңлегендәге «гомернең, галәмнең һәм башка шундый нәрсәләрнең соравына» каратана төп җавапларның берсе. Адамс Дугласның «Галактика буенча автотукталышлар белән» романында да бу бик ачык сүрәтләнә. Әлеге сорауга җавап санак тарафыннан җиде миллион еллар дәвамында исәпләнә, шуңа да бу җавапны барлык галәмдәге барлык аңлы расалар түземсезлек белән көтеп калалар.
Ләкин шуңа да карамастан 42 санының икенче төрле аңлатмасы да бар. Релизны уйлап табучылар эшне матур көнгә кадәр чыгараыга тырышалар — 10.10.10.
Моны да карагыз
Скриншотлар
-
Ubuntu 4.10
-
Ubuntu 5.04
-
Ubuntu 5.10
-
Ubuntu 6.06
-
Ubuntu 6.10
-
Ubuntu 7.04
-
Ubuntu 7.10
-
Ubuntu 8.04
-
Ubuntu 8.10
-
Ubuntu 9.04
-
Ubuntu 9.10
-
Ubuntu 10.04
-
Ubuntu 10.10
-
Ubuntu 11.10
-
Ubuntu 20.10
-
Ubuntu 21.04
-
Ubuntu 21.10
Видео
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
- ↑ 2,0 2,1 https://www.ubuntu.com/
- ↑ https://web.archive.org/web/20160823232119/http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
- ↑ 4,0 4,1 https://www.microsoft.com/de-de/p/ubuntu/9nblggh4msv6
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 https://ubuntu.com/community#download
- ↑ https://www.cnx-software.com/2021/06/28/ubuntu-20-04-21-04-64-bit-risc-v-qemu-hifive-boards/
- ↑ https://wiki.ubuntuusers.de/dpkg/
- ↑ https://wiki.ubuntuusers.de/snap/
- ↑ 9,0 9,1 https://wiki.ubuntuusers.de/APT/
- ↑ https://help.ubuntu.com/lts/ubuntu-help/index.html
- ↑ 11,0 11,1 11,2 https://www.openhub.net/p/ubuntu/analyses/latest/languages_summary
- ↑ https://help.ubuntu.com/stable/ubuntu-help/report-ubuntu-bug.html.en
- ↑ Ubuntu 24.04.1 LTS released — 2024.
- ↑ Oracular Oriole Release Notes
- ↑ 15,0 15,1 How to verify your Ubuntu download
- ↑ https://www.releases.ubuntu.com/noble/SHA256SUMS.gpg
- ↑ 17,0 17,1 17,2 17,3 https://ubuntu.com/
- ↑ https://www.alexa.com/siteinfo/ubuntu.com
- ↑ (unspecified title)
- ↑ https://launchpad.net/~ubuntu-l10n-tt Ubuntu-ны татарчага тәрҗемә итүчеләр
- ↑ About the Name(үле сылтама)
- ↑ Face-to-Face Local Support. Canonical Ltd..
- ↑ ингл. Long Term Support сүзеннән — «озак вакытлы тәэмин ителеш»не аңлата
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-04-29, retrieved 2010-11-06
- ↑ Ubuntu packages. 27 декабрь 2007 ел тикшерелгән.
- ↑ «Desktop» юрамасы.
- ↑ «Alternate» юрамасы
- ↑ Hill, Benjamin Mako (26 ноябрь 2004 ел). Ubuntu is Born. Ubuntu (A GNU/Linux Operating System): Past Present and Future.
- ↑ Shuttleworth, Mark. What about binary compatibility between distributions?. Edubuntu Wiki.
- ↑ Ubuntu Philosophy. Ubuntu.com
- ↑ Mako Hill, Benjamin. Announcing Launch of ($10m) Ubuntu Foundation. Тарату исемлеге ubuntu-announce. 2010-09-12 тикшерелгән.
- ↑ New Ubuntu Foundation Announced (ингл.), Canonical, Ubuntu.com. 12 сентябрь 2010 тикшерелде.
2014 елның 25 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-11-25, retrieved 2010-12-23
- ↑ Natty Release Schedule (ингл.), Canonical, Ubuntu Wiki. 30 октябрь 2010 тикшерелде.
- ↑ Джоно Бэкон (25 октябрь 2010 ел). Ubuntu 11.04 To Ship Unity. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2010-11-133 тикшерелгән.
- ↑ Ubuntu 11.04 дә — GNOME Shell эш өстәле урынына Unity булачак (рус.), OpenNET (25 октябрь 2010 ел). 25 октябрь 2010 тикшерелде.
- ↑ Евгений Крестников (29 октябрь 2010 ел). Ubuntu 11.04 дә график тышчаны алмаштырачаклар. Компьютерра. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2010-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Марк Шаттлворт (4 ноябрь 2010 ел). Unity on Wayland. 2010-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Grumpy Groundhog specification. Ubuntu.com
- ↑ RootSudo. Ubuntu Wiki
- ↑ HoaryGoals. Ubuntu Wiki. әлеге чыганактан 2006-11-10 архивланды. 2010-12-11 тикшерелгән.
- ↑ Ubuntu 6.06 Release Notes: Hardware Requirements(ингл.)
- ↑ Ubuntu 8.10 System Requirements(ингл.)
- ↑ Ubuntu 9.04 Release Notes: System Requirements 2010 елның 23 май көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ About GNOME. GNOME.org
- ↑ Publishing history of “openoffice.org” package in Ubuntu. Launchpad. 2010-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Publishing history of “firefox-3.5” package in Ubuntu. Launchpad. 2010-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Desktop | Ubuntu
- ↑ DevelopmentCodeNames — Ubuntu Wiki
- ↑ Ubuntu 4.10 announcement
- ↑ Ubuntu 5.04 announcement
- ↑ Ubuntu 5.10 announcement
- ↑ Ubuntu 6.06 LTS announcement, archived from the original on 2011-08-24, retrieved 2010-11-04
- ↑ Ubuntu 6.06.1 LTS announcement
- ↑ Ubuntu 6.06.2 LTS announcement, archived from the original on 2008-10-02, retrieved 2010-11-04
- ↑ Ubuntu 6.06 LTS Desktop Edition reaches end-of-life on July 14, 2009
- ↑ Ubuntu 6.10 announcement, archived from the original on 2011-08-24, retrieved 2010-11-04
- ↑ Информация о релизе Ubuntu 7.04 (Feisty Fawn)
- ↑ Информация о релизе Ubuntu 7.10 (Gutsy Gibbon)
- ↑ Ubuntu 8.04 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑ Ubuntu 8.04.2 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑ Ubuntu 8.04.3 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑ Информация о разработке Ubuntu 8.10 (Intrepid Ibex)
- ↑ Ubuntu 8.10 reaches end-of-life on April 30, 2010
- ↑ Ubuntu 9.04 (Jaunty Jackalope) турында мәгълүмат
- ↑ Ubuntu 9.04 reaches end-of-life on October 23, 2010
- ↑ Ubuntu 9.10 (Karmic Koala) турында мәгълүмат
- ↑ Introducing the Karmic Koala, our mascot for Ubuntu 9.10
- ↑ Ubuntu 10.04 (Lucid Lynx) турында мәгълүмат
- ↑ Ubuntu 10.10 турында мәгълүмат
- ↑ Shooting for the Perfect 10.10 with Maverick Meerkat
- ↑ Ubuntu 11.04 турында мәгълүмат
- ↑ N-imal?
- ↑ Next after Natty? 2011 елның 9 ноябрь көнендә архивланган. Ubuntu 11.10 өчен исем сайлау. Марк Шаттлвортның мәкаләсенең тәрҗемәсе
- ↑ Next after Natty? (инг.) Ubuntu 11.10 юрамасының кодлы исемен сайлау
- ↑ PrecisePangolin — Ubuntu Wiki, archived from the original on 2016-01-27, retrieved 2011-11-03
- ↑ P is for… (инг.) Марк Шаттлворт блогындагы язма
- ↑ UbuCon чорында Ubuntu 10.04 һәм Atlanta Linux Fest.
- ↑ 78,0 78,1 Distrowatch.com: Ubuntu
- ↑ Ubuntu Support: ShipIt FAQ 2010 елның 10 апрель көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ ShipIt changes(ингл.)
- ↑ Canonical Inc.. Ubuntu Trademark Policy. 2010-05-28 тикшерелгән.
- ↑ Француз пүлисәсе Linux-ка күчте | Хәбәрләр, archived from the original on 2008-05-04, retrieved 2010-11-04
- ↑ French police deal blow to Microsoft (ингл.)
- ↑ Владимир Крюков: «Ubuntu — операцион системасы вируска бирешми» / ТехноПортал
- ↑ Mark Shuttleworth " Blog Archive " Absolutely no truth to the rumour…
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2009-02-20, retrieved 2010-11-04
- ↑ Servers/smaug — OpenStreetMap Wiki<
- ↑ FI: Over a hundred schools using open source
- ↑ Gerry Carr. Codecs and DVD playback on Ubuntu 8.04 for all users. Canonical Blog. Canonical. 2008-09-18 тикшерелгән.
- ↑ ShipIt — Ubuntu бушлай дискларына сорау бирү(ингл.)
Сылтамалар