Павлово (рус. Павлово) — Россия шәһәре, Түбән Новгород өлкәсенең Павлово районы административ үзәге.
Халык саны — 60 699 кеше (2010).[1]
Шәһәр Ука елгасының уң ярында, Түбән Новгороддан 78 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан.
Беренче тапкыр 1566 елда Павловский Острог исеме астында телгә алына.
1919 елга кадәр авыл Түбән Новгород губернасының Горбатов өязенә караган. 1919 елда өяз үзәге Горбатовдан Павловога күчерелә, Павлово өяз шәһәре статусын ала, ә өяз исеме Павлово өязе итеп үзгәртелә.
1929 елдан Павлово районы үзәге булып тора.
Павлово — металл эшкәртү һәм машиналар төзү үзәге.
Автомобиль заводы (ПАЗ автобуслары), слесар-монтаж инструменты заводы, металлдан эшләнгән заводлары, нәфис металлдан ясалган әйберләре заводы.
«Мехинструмент», «Росинструмент» җитештерү берләшмәләре. Сөт заводы, ит комбинаты, һ.б. ширкәтләре.
Шәһәр бүлгеләре: Нижгар шәһәр бүлгесе | Арзамас шәһәр бүлгесе | Бор шәһәр бүлгесе | Выкса шәһәр бүлгесе | Дзержинск шәһәр бүлгесе | Саров шәһәр бүлгесе | Семёнов шәһәр бүлгесе | Ташын шәһәр бүлгесе | Шахунья шәһәр бүлгесе