Выкса (рус. Выкса) — Россиянең Түбән Новгород өлкәсендәге кече шәһәр.
Халык саны — 56 201 кеше (2010).[1]
Выкса Выксунка елгасы (Ука бассейны) өстендә, Түбән Новгороддан 189 километрга көньяк-көнбатышрак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Навашино (26 км). Р161 (Навашино — Выкса) автоюлның ахыргы пункты.
Выкса 1762 елда тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.
1921—1929 елларда — Түбән Новгород губернасы Выкса өязенең үзәге; 1929 елдан — Выкса районының үзәге.
1927 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1934 елда шәһәр статусын ала.
Металлургия заводы, төзү материлларны ясау, металл конструкцияләр заводы, тимер-бетон әйберләр заводы, эре панельле йортлар төзү заводы, ваклау техникасы заводы.
Шәһәр бүлгеләре: Нижгар шәһәр бүлгесе | Арзамас шәһәр бүлгесе | Бор шәһәр бүлгесе | Выкса шәһәр бүлгесе | Дзержинск шәһәр бүлгесе | Саров шәһәр бүлгесе | Семёнов шәһәр бүлгесе | Ташын шәһәр бүлгесе | Шахунья шәһәр бүлгесе