Нулин[21] (рус. Нолинск) — Киров өлкәсендә урнашкан шәһәр, Нулин районының административ үзәге.
Халык саны — 9 556 кеше.[22]
Шәһәр Ноля елгасының Воя елгасына кушылган урыны янында, Кировтан 132 км ераклыкта урнаша.
1612 елда Ноля елгасының Воя елгасына кушылган урыны янында Нократ Дөньядан күчү Трифон монастыреның төзелеше башланган. 1668 елда Никола монастырсь соборы төзелеше тәмамлана, бу чактан ул рәсми рәвештә Никольский погост дип атала.
1781 елда Никольское (Ноля) авылы Нулин өязенең үзәге була һәм Нулин шәһәренә үзгәртеп корыла.
1823 елда шәһәр көчле янгыннан зарар күрә.
1856 елда Нулинта 4 чиркәү, 458 йорт һәм 60 лавка (кибет) булган; 1871 елда 14 завод эшләгән, шул исәптә 2 күн заводы, 3 терлек мае эретү заводы, 4 прәннек заводы һәм 5 аракы заводы.
1940—1957 елларда шәһәр Молотовск (Вячеслав Молотов (1890—1986) хөрмәтенә) исемен йөрткән.[23]
һ.б ширкәтләр.