Малмыж (рус. Малмыж) — Киров өлкәсендә шәһәр (1780 елдан), Малмыж районы үзәге.
Халык саны — 8 265 кеше (2010).[22]
Малмыж Шушма елгасыың Нократ елгасына кушылу урыны янында, Кировтан 294 километр төньяктарак урнашкан.
1553 елга кадәр Казан ханлыгына буйсынган Малмыж кенәзлеге үзәге булып тора. Соңгы кенәз исеме — Полтыш.
1780—1929 елларда Вятка губернасының Малмыж өязе үзәге булып торган. 1929 елдан Малмыж районы үзәге.
Михаил Худяковның туган ягы. Малмыж районында гомумән татар авыллары күп - Салкын Чишмә, Смәел һәм башкалар. Таралып беткән татар авыллардан берсе — Алмаата.