Күлтәс — Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Ул Казаннан 87 чакрымда урнашкан.
Почта индексы — 422019.
Күлтәс авылы турында белешмәне XVIII йөз чыганагыннан (Д. А. Корсаков) таба алабыз. Калмес (Күлтәс) суы буена урнашкан Күлтәс авылында 42 ясаклы татар гомер иткән. Авыл И. А. Износков хезмәтендә дә (XIX йөз) искә алына. «Күлтәс, Күлтәс суы, Кече Пошалым, Күлтәс суы ярындагы Пошалым,— дип яза галим,— Себер элемтә юлының сул ягына урнашкан. Авылдагы 17 хуҗалыкта ислам динендәге 155 ир-ат һәм 159 хатын-кыз яшәгән, халкы Күлтәс авылы җәмгыятенә кергән. Тормыш-көнкүрешләре ярлы, кәсепләре умартачылык һәм иген игү булган». 1898 елгы китапта Күлтәс авылында татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К. П. Берстель чыганагында күрсәтелгәнчә, Күлтәстә 350 татар кешесе исәпләнгән.
Күлтәс авылы халкы июнь башында күршедәге Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым авыллары белән Пошалым җыены, икенче төрле Күлтәс җыены үткәргән.
Күлтәс авылы зиратында XIX йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы табылган. Аңа болай дип язылган: «Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Нурмөхәммәт бине Таһир Күлтәс карьясендә күп сәнә имамәт итеп, 63 йәшендә миладийә 1884 беренче май вә һиҗрийә 1301 16 нчы рәҗәбтә вафат уларак мәдфүн». (Мәгънәсе: «Бу кабердә татар галиме Шәмсетдин Күлтәсинең әтисе җирләнгән».)
Күлтәс авылы — Арча районының төньягында. Авылны өч яктан калын урман әйләндереп алган. Бу урман, еракларга сузылып, мари урманнарына барып тоташа. Авыл өстеннән иске олы юл үтә. Бу юлдан сөргенгә хөкем ителгән кешеләрне алып киткәннәр. Элегрәк авыл хәзерге урыныннан бераз өстәрәк, олы юлга елышып ук утырган булган. Олы юл якын булгач, авыл халкы юлчы-узгынчылардан шактый зыян күргән. Шунлыктан авыл яңа урынга, юлдан ике чакрым читкәрәк күчеп утырган.
Борынгы заманнарда авыл тирәсендә вак күлләр күп булган, авылның исеме дә күл сүзеннән, дөресрәге «тәч күл» дигәннән килеп чыккан, имеш. Тора-бара бу тәчкүл атамасы Күлтәскә әйләнеп киткән. Авыл эченнән Күлтәс елгасы ага, ул авылдан ерак булмаган Сулы аланнан башлана һәм Казансу-га коя. Авылдан читтәрәк Тукбай елгасы, Түбән су буе, Зират асты чишмәсе, Габделхәй чишмәсе, Торна сазлыгы, Җенле наратлык, Пошалым каенлыгы, Нариман почмагы, Сулы алан, Гаяз аланы, Себер тракты исеме алган юл атамалары бар. Урман эченнән Чыпчык, Кенә, Арбаш юллары үтә. Бу юллар шул исемдәге авылларга илтә.
Авыл артык зур түгел, анда 85 хуҗалык бар. Халык телендә Тегәрҗеп, Мәчет, Югары оч, Түбән оч, Атау, Аргы як урамнары исемнәре кулланыла. Авылда йомшак суы белән дан тоткан Корбаш коесы әле дә исән.
Күлтәс авылында мәгърифәтче, философ һәм астроном, дин галиме Шәмсетдин Күлтәси (1856—1930) туган һәм үскән. Шәмсетдин Күлтәсинең тулы исеме — Шәмсетдин-Мөхәммәд бине Нурмөхәммәд бине Таһир. Бу галимнең башка ир туганнары да булып, алар да мәдәниятебез тарихында якты эз калдырдылар.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[3]
| Абҗабар | Акчишмә | Алан | Алга-Көек | Апаз | Апайкина-Гарь | Ашабаш | Ашытбаш | Тазлар | Бимәр | Венета | Гарталовка | Гөберчәк | Дүртөйле | Ермоловка | Зур Бирәзә | Илдус | Иске Айван | Иске Ашыт | Иске Җөлби | Иске Иябаш | Иске Йорт | Иске Кенәр | Иске Кишет | Иске Кырлай | Иске Масра | Иске Муй | Иске Төрнәле | Иске Чүриле | Ишнарат | Каенсар | Казаклар | Казанбаш | Казанка | Казиле | Каратай | Кече Әтнә | Кече Төрнәле | Кәче | Кишмәт | Колачы | Корайван | Көтек | Күкчә Бирәзә | Күлтәс | Күпербаш | Курса разъезды | Курса-Почмак | Кушлавыч | Кызыл Игенче | Кызыл тау | Кызыл Яр | Кысна | Кышкар | Мәмсә | Мирҗәм | Михайловка | Мөндеш | Мөрәле | Наласа | Наратлык | Носы | Орнаш | Орнашбаш | Өтнә | Өчиле | Печмәнтау | Пешәнгер | Пионер | Платоновка | Пүчинкә-Поник | Сарай-Чокырча | Сеҗе | Сәрдәбаш | Сикертән | Симетбаш | Сөрде | Субаш Аты | Татар Кадрәге | Ташкич | Ташкичү | Төбәк-Чокырча | Түбән Аты | Түбән Корса | Түбән Мәтәскә | Түбән Оры | Түбән Пошалым | Тылаңгыр | Үгез-Елга | Үрнәк | Урта Аты | Урта Бирәзә | Урта Курса | Урта Пошалым | Урта Сәрдә | Утар-Аты | Хәсәншәех | Хәтнә | Чиканас | Чөмә-Елга | Чулпан | Чүриле | Штерә | Шура | Шурабаш | Шушмабаш | Югары Аты | Югары Бирәзә | Югары Буҗа | Югары Әзәк | Югары Курса | Югары Масра | Югары Мәтәскә | Югары Оры | Югары Пошалым | Югары Бәрәзә | Якты Көн | Яңа Ашыт | Яңа Иябаш | Яңа Кенәр | Яңа Кишет | Яңа Ключище | Яңа Сәрдә | Яңа Чүриле | Яңасала