Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Татарлар (мәгънәләр) битенә күчегез.
Керәшеннәр яки керәшен татарлары — татар халкыныңправослав динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.
Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытлары буенча «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар «иске керәшеннәр» дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус.Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар — «яңа керәшеннәр» дип аталып йөртелә башлыйлар.
Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ. б. кызыксындыру чараларын кулланган.
Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елдаПетр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әмма динен алыштырмаган морзаларны халык телендә «чабаталы морзалар» дип атаганнар.
XIX гасыр башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.
Мухаметшин Ю. Г. Татары-кряшены. Историко-этнографическое исследование материальной культуры. Середина XIX – начало XX в.. — М.: Наука, 1977. — 184 с. (Мөхәммәтшин Й. Г. Керәшен татарлар. Матди мәдәниятне тарихи-этнографик тикшерү. XIX гасыр уртасы - XX гасыр башы - М.: Наука, 1977. - 184 б.)