Фәрит Яруллин

Фәрит Яруллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәрит Заһидулла улы Яруллин

Туу көне

18 март 1914(1914-03-18)

Туу урыны

Россия империясе, Казан губернасы, Лаеш өязе, Хәерби авылы

Үлү көне

17 октябрь 1943(1943-10-17) (29 яшь)

Үлү урыны

Беларус, Витебск өлкәсе

Җирләнгән:

Новая Тухинь

Эшчәнлек еллары

1930—1943

Дәүләт

ССРБ

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

балет, роман, җыр, инструменталь әсәрләр

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Фәрит Заһидулла улы Яруллин (Yarullin Färit Zahidulla ulı; 1914 елның 18 марты1943 елның 17 октябре) — иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

Тормыш юлы

Фәрит Яруллин 1914 елның 18 мартында Лаеш өязе Хәерби авылында (вариант: Казанның Суконный бистәсендә) дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин — халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно сыйныфында белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Генрих Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (19341939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 19371938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.

Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1941 елда ул Ульяновскидагы җәяүле гаскәриләр училищесын тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[1]. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар.

1943 елның 17 октябрендә Беларусның Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була[1]. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә[1].

Гаиләсе

Иҗат

Фәрит Яруллин — татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Әсәрләре

Камера-инструмент ансамбльләре:

Бүләкләр

Кече Сонда Фәрит Яруллин музее

Хәтер

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Портал города Казань 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган. (рус.)
  2. А. Алмазова. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе. Казан утлары, 2015, №3, 10-139 бб.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар


Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!