«Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай» тиз йөрешле автомагистрале — Санкт-Петербургны (Россия) Ляньюньган порты (Кытай) белән тоташтырачак юл — Финляндия чигеннән Көнбатыш Кытайга кадәр сузыла. Аурупа белән Азия арасында транспорт бәйләнешен яхшыртуны һәм Кытайдан товар импортын җиңеләйтүне максат итә. Төзелеш эшләре 2008 елда башланды. 2018 елда тәмамланыр дип фаразлана.
Яңа автобан Санкт-Петербургдан башланып, төзелүче тиз йөрешле автомагистраль буенча Мәскәүгә җитәргә, аннан Мәскәү-Казан федераль юлы буенча узарга тиеш. Татарстанда юл Сорочьи Горы янында Кама елгасы аша күпердән чыгып, Әлмәткә кадәр 150 км үтә. Башкортстанның көнбатышында Бәләбәй, Стәрлетамак янәшәсеннән бара. Казакъстанда трасса Актүбә, Кызылорда, Шымкент, Тараз, Кордай, Алматы тирәсеннән уза. Кытайда Хоргос, Өремче яныннан үтеп, Ляньюньган диңгез портына барып җитә.
Юлның күпчелек өлешендә автомобильләрдә йөрү түләүле булачак.
http://www.europe-china.kz/