Түбән Кама районы (рус.Нижнека́мский райо́н ) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республика үзәгендә Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Административ үзәге — Түбән Кама шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 276 326 кеше тәшкил итә [2][3].
Хәзерге Түбән Кама районы авыл җирлекләре турында беренче искәрмәләр XVII гасырга карый. Түбән Кама районы 1965 елдаЧаллы районының җирләрен бүлеп бирү нәтиҗәсендә оеша[4].
Түбән Кама районы — Татарстанның төп нефть эшкәртү территорияләренең берсе. 2017 елда район үзәге — Түбән Кама шәһәре — алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын ала[5].
Районда «Түбән Кама сәнәгать даирәсе» ассоциациясе эшли. Ул дүрт эре предприятие: «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефтехиминвест-Холдинг», «Татарстан полимерларын эшкәртүчеләр ассоциациясе» һәм «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының инвестицион агентлыгы» тарафыннан булдырыла. Структураның төп бурычы — полимер һәм нефть химиясе чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү[43].
2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында районда икътисадый эшчәнлекнең чиста төрләре буенча урында җитештерелгән 341 миллиард 354 миллион сумлык товар төяп җибәрелгән[44].
Авыл хуҗалыгы
Түбән Кама муниципаль районы аграр район булып тора, шуңа күрә биредә авыл хуҗалыгы үсеш алган. 2017 ел башына районның авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 84 700 гектар тәшкил итә, шуның 64 700 гектарын сөрүлек җирләре алып тора, калган өлеше печәнлек, бакчалар өчен билгеләнгән. Район урман-дала зонасы туфраклары буенча зоналаштырылган: соры урман (якты-соры, соры һәм кара-соры урман подтиплары), селтеле кара туфрак һәм кәсле-көлсу. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы игелә, бәрәңге, яшелчә үстерелә[45][2].
Каенлы авылында 2020 елда Түбән Кама районында беренче мал сую цехы төзи башлыйлар, аның план әйләнеше тәүлегенә 20 тонна ит җитештерүгә билгеләнгән. Төзелешкә 83 миллион сумнан артык акча бүленгән[46][47].
2020 елның гыйнвар-июнь айларында районның авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1 миллиард сумнан артык тәшкил итә[44].
Инвестицион потенциал
2017 елның декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, Дмитрий Медведев имзасы белән, Түбән Камада алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырыла (АСИҮТ (ТОСЭР). 2020 елның маена 12 компания АСИҮТ резидентлары статусын ала, ун еллык үсеш планы 4,8 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп итүне күзаллый [48][49][50][51].
Түбән Кама районында өч индустриаль парк эшли. Парк резидентлары тышкы инфраструктураны булдыру һәм карап тотуга киткән чыгымнарны үзара бүлешә, быны идарәче компания күзәтә. Парк территориясе җирле хакимиятләр карары буенча ТОСЭР составына кертелергә мөмкин. Югыйсә, индустриаль парклар резидентлар өчен көрәштә ТОСЭРның көндәшләре булып тора [52][53].
«Кама Аланы» индустриаль паркы 2008 елда шул ук атамадагы шәһәр тибындагы поселок территориясендә оештырыла. Проектны Россиянең инвестицион фонды, төбәк бюджеты һәм шәхси инвесторлар финанслый. «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Кече бизнесны үстерү идарәче компаниясе» якорьле предприятие (паркның милекчесе дә) була[54].
2019 елда паркта милекче алышына һәм проектны үзгәртеп кора, нәтиҗәдә, «Кама Аланы» «Нова Ролл-стрейч» Мәскәү компаниясенә кушыла, ә бу предприятие шәһәр барлыкка китерүче һәм Татарстан Республикасының система барлыкка китерүче предприятиеләре исемлегенә керә[54][55].
2019 елда Түбән Кама районында металл эшкәртү буенча «Пионер» индустриаль паркы ачыла. Ул элеккеге кирпеч заводы урынында төзелгән. Паркның мәйданы — 9,3 гектар, төзелешләр мәйданы — 15000 квадрат метр. Паркның төп резиденты һәм аны гамәлгә куючысы — Кытайның «Камасталь» рулонлы корычына полимер капламалар ясау заводы. «Бизнес Online» басмасы мәгълүматлары буенча, Кытай партнерлары җитештерүне оештыруга 428,7 млн сум тоткан[56][57]. 2019 елга индустриаль паркка 172 миллион сум инвестиция белән тагын алты резидент җәлеп ителгән, иллеләп яңа эш урыны булдырылган[57][58][59].
Түбән Кама муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Түбән Кама Кама елгасының сул як ярында елга портыннан 2 километр, Түгәрәк Кыр (Круглое Поле) тимер юл станциясеннән көнбатышка таба 35 километрда урнашкан. Түбән Кама тимер юл белән Бөгелмә һәм Горький, Куйбышев тимер юл магистральләренә чыккан Нократ Аланы белән бәйле. Красный Ключ поселогында пассажирлар пристане, Түбән Афанас авылында Түбән Кама төзелеш индустриясе базасының йөк причалы урнашкан[64].
Түбән Камадан Казанга кадәр 237 километр.Төп автоюллар: «Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама», «Чистай — Түбән Кама», «Түбән Кама — Кызыл Чишмә», «Түбән Кама — Прости», 16К-0862 «Зәй — Сухарево», 16К-0858 «Зәй — Ширәмәт», 16К-1251 «Кама Аланы — Ширәмәт», 16К-1255 «Ширәмәт — Яңа Чишмә». Түбән Камадан көньяк-көнбатышка таба 24 километр ераклыкта «Бигеш» халыкара аэропорты урнашкан[64].
Түбән Кама муниципаль районында 7 трамвай, 9 шәһәр автобусы, 10 шәһәр яны һәм 16 махсус маршрут эшли. Җәйге чорда өстәмә рәвештә 14 шәһәр яны маршруты ачыла. Трамвай элемтә челтәрләренең озынлыгы — 63,5, шәһәр эчендәге автобус маршрутларының озынлыгы — 180,2, шәһәр яны маршрутларының озынлыгы 570 километр тәшкил итә[65].
2020 елдан районда автоматлаштырылган транспорт-туристик канат юлларын эшләү буенча эш алып барыла[66].
Экология
Экологлар мәгълүматлары буенча, Түбән Кама районында һаваны пычратуның 6000нән артык ноктасы урнашкан, алар күбесенчә нефть продуктларын эшкәртү белән бәйле. Әйтик, 2016 елда төбәк законы белән фенол пычратудан зыян күргән һәм сәнәгать предприятиеләренең санитар зонасында калган Алан авылы бетерелә, ә халкы күчерелә[67][68].
Галимнәр мәгълүматларына нигезләнгәндә, 2012—2015 елларда район хакимияте Түбән Каманың әйләнә-тирә мохитен саклау программасын 13 миллиард сумга тормышка ашырган, аның 98 проценты район предприятиеләреннән җыелган. 2014 — 2020 елларда «Түбән Кама Нефтехим» гына да 420дән артык экологик проектны тормышка ашыра, техник су куллануны, чимал һәм җылылык энергиясенең чагыштырма чыгымнарын, пычраткыч матдәләр чыгаруны 18,6 процентка һәм агынты суларны агызуны 2,8 процентка киметә. Компания соңгы 19 ел эчендә атмосферага зарарлы матдәләр чыгару өлешен 54 процентка киметкән [69][70][71][72].
Түбән Камада өч стационар пост тәүлегенә дүрт тапкыр һавага экологик мониторинг үткәрә. 2019 елда шәһәрнең һава чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнә. Татарстан Экология министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елга Түбән Камада экологик хәл тотрыклы[71]. Мәсәлән, Түбән Кама районының Прости авылында Зур совет чүплеген бетерүгә 740 миллион сум акча бүленгән. Анда булган резинотехник эшләнмәләрнең 10 процентын эшкәртүгә җибәреү планлаштырыла. Территорияне һәм якын-тирә елганы экореабилитацияләү йомгаклау этабы булып тора [73].
Түбән Камада Кама елгасында 2700 километр мәйданлы, 200 километр озынлыкта һәм 20 километр киңлектәге су саклагыч урнашкан. 1989 елда Госплан даими су дәрәҗәсен 62 метр кимәлендә билгели. 2003 елда елга үткән территорияләр — Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия Республикалары җитәкчелеге арасындагы килешүләр нигезендә, сусаклагычтағы су дәрәҗәсе 63,3-63,5 метрга кадәр күтәрелә. Бу суднолар йөрешен үстерүгә ярдәм итә [74][75][76][77].
2017 елдан Түбән Кама районының Кама Аланы поселогы территориясендә «Оазис» экопаркы төзелә. Проект дәүләт һәм республика бюджетларыннан финанслана. 2021 елда бу эшкә 40 миллион сум бүленә [78][79].
Социаль өлкә
Түбән Кама районында 31 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 24 китапханә, Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты, Казан милли тикшеренү техник университетының Химия-технология институты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы, Нефть химиясе көллияте, Е. Н. Королев исемендәге политехника көллияте, медицина, педагогика һәм музыка училищесы эшли [2].
2019 елдан районда «2019-2023 елларга Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, программага барлыгы 33,2 миллион сум бүленгән, шуның 30,5 — республика акчалары. Хәзерге вакытта спортчылар саны 7000нән аз гына артыгырак. Программа максатында җәлеп ителешне 54,5 проценткаа арттыру каралган [80][81].
Түбән Кама районында Татарстан Республикасының иң борынгы православие храмнарының берсе — Изге Богородица Покров чиркәве урнашкан. Аны XVII гасырдаОлы Афанас авылына нигез салыну белән бергә төзиләр. Чиркәүне 1930 елларда дини эзәрлекләүләр вакытында җимерәләр, 50 елдан соң җирле халык һәм меценатлар акчасына кабат торгызалар [82].
↑Закон Республики Татарстан от 19.11.2016 № 86-ЗРТ "Об упразднении деревни Алань Нижнекамского района Республики Татарстан и о внесении изменений в Закон Республики Татарстан «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Нижнекамский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
Manuel Antonio Mejía Dalmau Canciller de la República del Ecuador 15 de marzo de 2021-24 de mayo de 2021Presidente Lenín MorenoPredecesor Luis GallegosSucesor Mauricio Montalvo Samaniego Embajador de Ecuador en Alemania 21 de noviembre de 2017-14 de marzo de 2021 Información personalNacimiento 19 de junio de 1947 (76 años)Quito Ecuador EcuadorNacionalidad EcuatorianaEducaciónEducado en Universidad Central del EcuadorInformación profesionalOcupación Diplomático[editar d...
لمعانٍ أخرى، طالع دوم (توضيح). اضغط هنا للاطلاع على كيفية قراءة التصنيف الدوم دوم طيبة المرتبة التصنيفية جنس التصنيف العلمي النطاق: حقيقيات النوى المملكة: النباتات الفرقة العليا: النباتات الأرضية القسم: نباتات وعائية الشعبة: حقيقيات الأوراق الشعيبة: بذريات العما...
Irish television and radio personality Eamonn AndrewsCBEAndrews in June 1970Born(1922-12-19)19 December 1922Synge Street, Dublin, County Dublin, Irish Free StateDied5 November 1987(1987-11-05) (aged 64)London, EnglandNationalityIrish citizenshipOccupation(s)Television and radio presenterYears active1946–1987Spouse Gráinne Bourke (m. 1951)Children3 adopted childrenRelativesNoel Andrews (brother) Eamonn Andrews, CBE (19 December 1922 – 5 November 19...
مستشفى الدمرداش صورة للمستشفى عند تأسيسه معلومات عامة الدولة مصر سنة التأسيس 1931 تعديل مصدري - تعديل مستشفى الدمرداش يتبع لكلية الطب جامعة عين شمس. يقع بحي العباسية في القاهرة.[1] التاريخ تأسس مستشفى الدمرداش وكان مستشفى خيريًا سنة 1931 (الموافق 1350 هجرية ) من قبل ...
1991 promotional single by U2Until the End of the WorldPromotional single by U2from the album Achtung Baby Released18 November 1991 (1991-11-18)RecordedOctober 1990 – September 1991Studio Hansa Ton Studios (Berlin) Elsinore (Dalkey) Windmill Lane Studios (Dublin) STS (Dublin) GenreAlternative rockLength4:39LabelIslandComposer(s)U2Lyricist(s)BonoProducer(s)Daniel Lanois with Brian Eno Until the End of the World is a song by rock band U2 and the fourth track from their 1991 alb...
Герб Врадіївки ДеталіНосій ВрадіївкаЩит Іспанський щит Герб Врадіївки — офіційний символ міста Врадіївка Миколаївської області. Опис Основним символом на гербі Врадіївки є три пшеничних снопи у зеленому полі, які символізують сільськогосподарський напрям розвитк...
Esta página cita fontes, mas que não cobrem todo o conteúdo. Ajude a inserir referências. Conteúdo não verificável pode ser removido.—Encontre fontes: ABW • CAPES • Google (N • L • A) (Agosto de 2018) Mafalda Arnauth Informação geral Nome completo Teresa Mafalda Nunes Arnauth de Figueiredo Nascimento 4 de outubro de 1974 (49 anos) Origem Lisboa País Portugal Gênero(s) Fado Página oficial mafaldaarnauth.com...
Form of pseudoscientific counseling intervention Not to be confused with Emotionally focused therapy. Emotional Freedom TechniquesAlternative medicineClaimsTapping on meridian points on the body, derived from acupuncture, can release energy blockages that cause negative emotions[1]Related fieldsAcupuncture, Acupressure, Energy medicineYear proposed1993Original proponentsGary CraigSubsequent proponentsJack Canfield, Nick Ortner, Joseph MercolaSee alsoThought Field Therapy, Tapas Acupre...
1944 film directed by T. R. Raghunath and Elangovan MahamayaTheatrical release posterTamilமஹாமாயா Directed byT. R. RaghunathElangovanScreenplay byElangovanStory byElangovanProduced byM. SomasundaramS. K. MohideenStarringP. U. ChinnappaP. KannambaCinematographyMarcus BartleyEdited byA. KasilingamMusic byS. V. Venkatrama IyerK. S. Venkatarama IyerProductioncompanyJupiter PicturesDistributed bySouth India PicturesRelease date 16 October 1944 (1944-10-16) Running time...
هذه المقالة يتيمة إذ تصل إليها مقالات أخرى قليلة جدًا. فضلًا، ساعد بإضافة وصلة إليها في مقالات متعلقة بها. (أبريل 2019) أغنيس فاي مورغان (بالإنجليزية: Agnes Fay Morgan) معلومات شخصية الميلاد 4 مايو 1884[1][2] بيوريا، إلينوي[1] تاريخ الوفاة 20 يوليو 1968 (84 سنة) [2] ...
1910 film by Barry O'Neil Uncle Tom's CabinA surviving film still.Directed byBarry O'NeilProduced byThanhouser CompanyRelease date July 26, 1910 (1910-07-26) CountryUnited StatesLanguagesSilent film English inter-titles Uncle Tom's Cabin is a 1910 American silent short drama produced by the Thanhouser Company. The film was adapted by from the 1852 novel Uncle Tom's Cabin by Harriet Beecher Stowe. The plot of the Thanhouser production streamlined the actual story to portray the ...
Bangladeshi Association football club Football clubFortis FCFull nameFortis Football Club LimitedFounded2020; 3 years ago (2020)GroundMuktijuddho Sriti StadiumCapacity15,000OwnerFortis GroupPresidentShahin HasanHead CoachMasud Parvez KaisarLeagueBangladesh Premier League2023–24Premier League, 7th Home colours Away colours Current season Fortis Football Club (Bengali: ফর্টিস ফুটবল ক্লাব) is a Bangladeshi professional football club based in Ba...
Metropolitan area in Florida, United StatesSarasota metropolitan areaMetropolitan areaNorth Port–Bradenton–Sarasotametropolitan statistical area North Port–Bradenton–Sarasota MSA Punta Gorda MSA Arcadia, FL μSACountryUnited StatesState(s)FloridaCore citySarasotaLargest cityNorth PortOther citiesBradentonVenicePalmettoArea • Total1,295.8 sq mi (3,356 km2)Population (2020) • Total833,716 • Rank65th in the U.S....
American composer William Levi DawsonPortrait of Dawson (circa 1931)Born(1899-09-26)September 26, 1899Anniston, AlabamaDiedMay 2, 1990(1990-05-02) (aged 90)Montgomery, AlabamaOccupationsComposerConductorMusicologistWorksNegro Folk Symphony William Levi Dawson (September 26, 1899 – May 2, 1990) was an American composer, choir director, professor, and musicologist. Life Of African American heritage, William Dawson was born in Anniston, Alabama. In 1912, Dawson ran away from home to study...
Artikel ini tidak memiliki referensi atau sumber tepercaya sehingga isinya tidak bisa dipastikan. Tolong bantu perbaiki artikel ini dengan menambahkan referensi yang layak. Tulisan tanpa sumber dapat dipertanyakan dan dihapus sewaktu-waktu.Cari sumber: Cinta masa kecil – berita · surat kabar · buku · cendekiawan · JSTOR Cinta masa kecil adalah istilah timbal-balik untuk hubungan antara anak-anak atau remaja. Hubungan ini bisa terjadi sebagai sambungan ...
Europe[a] is the cradle of the geoparks movement.[1] The European Geoparks Network is a founding member of the Global Geoparks Network and it functions as a regional geopark network of it. As of November 2022, there are 94 UNESCO Global Geoparks in 28 European countries and there are several territories in an aspiring or planned phase, or in a national geopark status.[2] Further elements of the geodiversity of the continent is represented on the World Heritage list, un...