Соры аю
Соры аю, көрән аю яки гади аю (лат. Ursus arctos) — куе йонлы, авыр гәүдәле имезүче ерткыч хайван.
Соры аю — тайга зонасында тереклек итүче ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Үзенең балаларын ияртеп, ана аюның Татарстан районнарына да керүе билгеле. Мәсәлән, 2014 елның җәендә алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары урманнарында күренгәләгән.[6] Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 1—2 бала тудыра. 100—120 кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра.
Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Күрше Башкортстанда меңгә якын аю яши.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.
- ↑ 4,0 4,1 http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/fel-ursi.html
- ↑ 5,0 5,1 KEGG
- ↑ ТЯ, 1.7.2014 саны., archived from the original on 2015-06-04, retrieved 2014-07-10
Чыганак
|
|