Ерткычлык белән бутамагыз.
Ерткычлар (лат. Carnivora) — этсыманнар һәм мәчесыманнар асотрядларын берләштерүче плаценталы имезүчеләр отряды.
Отряд составына 16 исән һәм берничә юкка чыккан гаиләлек керә.[6][7].
Ерткычлардан бөтен дөнья буенча таралган 280нән артык төр[7][8], шул ук вакытта 300ләп казылма ыру барлыгы билгеле.