Польшадаислам дине даими нигездә XIV гасырда ныклап урнаша. Польшада ислам, беренче чиратта, Липка татарлары тарихы белән бәйле.
Беренче татар (Липка татарлары) авыллары хәзерге Польша җирендә XIV гасырда барлыкка килә. XIII гасырда монгол яуларында да мөселманнар катнаша, әмма әлеге хәрбиләрнең биредә төпләнеп калуы яки Польша халкының ислам диненә күчерелүе турында ил тарихында бернинди мәгълүмат та сакланмаган.
Польша белән Госманлы империясе арасында барган күп санлы сугышлар нәтиҗәсе буларак, липка татарларының шляхта буларак бирелгән күп өстенлекләре бетерелә, диннәрен тотуда чикләүләр кертелә, мәсәлән, булган иске мәчетләрне ремонтлау һәм яңаларын төзү тыела. Шуларны сәбәп итеп, Госманлы империясе солтаны Мәхмәт IV ктоыртуы буенча, 1672 елда Липка татарлары Польша хөкүмәтенә каршы восстаниегә(ингл.)татар. күтәрелгән. 1679 елда татарларның элекке өстенлекләре, дин тоту иреге кире кайтарылган.
Әлеге фетнә турында үзе дә липка татары булган язучы Генрик Сенкевичның «Пан Володыевский» (Pan Wołodyjowski) трилогиясендә яктыртылган [4].
XX гасыр башына Липка татарлары Польша җәмгыятенә кушылып бетә диярлек. Рим католик чиркәвенә караган поляклар белән Америкага күчеп китүчеләре дә күп була. Бруклинда (Нью-Йорк штаты) липка татарлары хәзер дә гамәлдә булган үз мәчетләрен булдырган.
1919—1920 елларда барган Совет-поляк сугышында(ингл.)татар. Польша армиясендә хезмәт итүче ике татар офицеры (полковник Мацей Байрашевский һәм капитан Давид Янович-Чайнский) җитәкчелегендә татар кавалерия полкы (сугыштан соң эскадрон) Польша ягыннан торып көрәшә. Бу кавалерия эскадроны татар хәрби формированиеләре традицияләрен дәвам итә һәм XX гасырда Польша-татар җәмгыятенең иң күренекле казанышларыннан берсе була.
Польша бәйсезлеге торгызылган чорда, мөселман татарларның саны 6 мең тирәсе була (1931 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча). Алар, нигездә, Вильно, Новогрудок һәм Белосток воеводалыкларында яшәгән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Липка татарларының күпчелеге Польша чикләреннән читтә, нигездә, Литва ССР һәм Белоруссия ССРда (аеруча Белоруссия ССР башкаласы Минскида) кала. Аз санлы булуына карамастан, татар мөселман җәмгыяте Польшаның иң билгеле милли азчылыкларыннан берсе булып тора. 1917 елда төзелгән Мөселман дини ассоциациясе мөселман динен һәм дини йолаларны саклауга юнәлтелә.
1989 елдан башлап, Польшага башка иммигрантлар-мөселманнар да килә. Элеккеге Югославиядән килгән төрекләр һәм башка этник славян мөселманнары сизелерлек зур төркемнәр хасил итә. Ислам җәмгыятендә Бангладеш, Әфганстан һәм башка илләрдән килгән зур булмаган төркемнәр, шулай ук Чечня качаклары да бар. Гыйрак, Иран, Бәһрәйн, Ливаннан килгән шигый мөселманнарның аерым мәчетләре юк, әмма алар атна саен җомга намазларына һәм зур Ислам бәйрәмнәренә җыела. Шулай ук җирле халык арасыннан исламга күчүчеләр күренә.
2013 елда мөселманнарга хәләл мал бугазлау тыела. 2014 елныңдекабрендә илнең Конституция суды әлеге тыюны юкка чыгарса да, хайваннарны яклау оешмалары әлеге теманы әледән әле күтәреп тора.
Оешма
1913 елда Польша татары Константин Халецки Варшавада хәйрия җәмгыяте төзегән. Җәмгыятьнең максаты — авыр хәлгә калган татарларга ярдәм кулы сузу.
1925 елдаВильна шәһәрендә Бөтенпольша мөселман съезды үткәрелә, анда Польша һәм Литва Югары мөфтияте төзелә. Якуб Шинкевич - сайланган беренче мөфти. Польшада гомер итүче татарлар бүгенге көндә Польша татарлары берлеге рәисе Иосиф Конопацки тирәсенә тупланган.
Сөнни ислам тарафдарлары булган Липка татарларының Польша җөмһүриятендә мөселман дини берлеге (Muzułmański Związek Religijny w Rzeczypospolitej Polskiej) белән исламның ваһһабичылык тарафдарлары булган мөһаҗирләр оештырган Польша җөмһүриятендә мөселман лигасы (Liga Muzułmańska w Rzeczypospolitej Polskiej) арасында каршылык барлыкка килгән.