Каратауда ислам (кар.Islam u Crnoj Gori) — Каратау (Черногория, Монтенегро) территориясендә ислам. Илдәге тарафдарларының саны буенча ислам — христианлыктан соң икенче дин. 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Каратау мөселманнары илнең гомум халык санының 20% ын (118 477 кеше) тәшкил итә[1]. Каратау мөселманнары — сөнниләр. Ислам динен кабул итү XV гасырның ахырында башлана һәм XX гасыр башына кадәр дәвам итә.
Тарих
Ислам белән беренче очрашу Госманлы империясе яулап алуыннан бик күпкә алда була. Беренче булып, каратаулылар Урта диңгез ярларына килеп туктаган Сицилия гарәпләре (пиратлар) белән очраша.
Ислам Каратау җирләренә ныклап XV гасырда үтеп керә. Зета кенәзлеге (хәзергеКаратау җирләре) хакиме (1465—1490 елларда) Иван Црноевичның (Ivan Crnojević) венецианнар(ингл.)татар. белән сугыш хәлендә булуыннан файдаланып, Госманлы империясе1478 елда Каратау территориясенең зур өлешен яулап алып, Ислам динен кертә. Иван Црноевич Италиягә госманлыларга каршы көрәштә ярдәм сорап китә, уңышсызлыкка дучар булу сәбәпле, Каратауга әйләнеп кайта, Госманлы империясенә буйсынуын белдерә. Иван Црноевичның өченче улы Станиша Черноевич (Staniša Crnojević) мөселман динен кабул иткән (Искәндәр бәк исемен алган) беренче югары даирә каратау кешесе була. Иң күренекле гаиләләрнең әгъзалары ислам динен кабул итә. Шул вакыттан бирле Ислам Каратауның бер өлешендә ныклап урнаша.
Бу чорда Каратауда мөселманнарның матди мәдәнияте объектлары: мәчет, мәдрәсә (рөшдия, ибтидаи), хамам-мунча, мөсафирханә, кәрван-сарай һәм башкалар барлыкка килә. Имамнарның күбесе белем алу өчен ерактагы Ислам дини үзәкләренә — Истанбул, Мисыр, Хиҗазга (Согуд Гарәбстаны) һәм башка урыннарга бара. Госманлы империясе хакимияте вакытында хәзерге Каратау территориясендә төрле вакытта 162 мәчет төзелгән. Бу мәчетләрнең 88е фетнә, сугыш, янгын һәм җир тетрәү (1979 ел) вакытларында юк ителгән[2].
Егерменче гасыр
Балкан сугышларыннан(рус.)татар. соң Каратау бәйсезлек алып, чикләрен киңәйткәч, мөселманнарга карата бик тупас һәм кырыс мөнәсәбәт урнаша. Мөселманнарның матди-мәдәни мирасы: мәчет, мәдрәсә, мөсафирханә, хәмәм һәм башкалар юк ителә. Чит илләргә, нигездә, Төркиягә 88 меңнән артык мөселман күчеп китә.