Монакода ислам (фр. Islam à Monaco) — Монако Кенәзлеге территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Монако халкының (38 964 кеше) 0,80 % ы (280 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
Тарих
Монакода рәсми дин булып католик дине санала, башка диннәрнең (протестантлык, англикан җәмгыяте, грек православиесе, яһүд дине, ислам һ. б.) иреге ил Конституциясе белән гарантияләнә. Монакода биш католик приход чиркәве һәм бер кафедраль собор бар, ул Монако архиепискобы резиденциясе булып тора. Христианнар Монако халкының 82,6 % ын тәшкил итә.
Монаконың мөселман халкы 280 кеше исәпләнә, аларның күбесе ил гражданлыгы алмаган кешеләр. Мөселманнарның күпчелеген гарәпләр тәшкил итә, шулай ук азрак санда төрекләр дә бар. Монакода рәсми мәчет юк. Мөселманнар Франциянең күршедә генә урнашкан, мөһаҗирләр (Филиппиннардан, Португалиядән һ. б. илләрдән) күп булган Босолей шәһәрендәге (элекке исеме Монте-Карло-Супериор) мәчеткә йөри. 2030 елга Монакода мөселман халкы 1 меңгә җитәргә мөмкин, дип фаразлана [2].
Искәрмәләр
Сылтамалар