175 нче гимназиядә атыш ― 2021 елның 11 маенда Казан шәһәрендә (Татарстан, Россия) булган күпләп үтерү. Атыш нәтиҗәсендә 9 кеше үлә, 32 кеше яралана. Һөҗүм итүче кулга алынган.
Иртәнге сәгать 10 тирәсендә Казан шәһәрендәге 175 нче мәктәптә атышу турында хәбәрләр барлыкка килә[3]. ТАСС чыганагы әйтүенчә, ату иртәнге 9:20 дә башланган, һәм иртәнге 9:25 сәгатьтә саклану төймәсеннән сигнал алынган. Ул вакытка мәктәптә 700 дән артык бала һәм якынча 70 укытучы һәм хезмәткәр булган. Мәктәптә шартлау да ишетелгән[4]. Милли Гвардия офицерлары вакыйга урынына килеп, мәктәп балаларын һәм мәктәп эшчеләрен эвакуацияли[5].
Сәгать 11ләр тирәсендә мәктәпкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килә[5] .
Сәгать 11дә Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте һөҗүм итүченең кулга алынуы һәм Казанда террорга каршы операция (КТО) кертелүен хәбәр итә[6][7].
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла (иҗтимагый куркыныч ысул белән ике яки күбрәк кешене үтерү)[8].
12 майда үтерү корбаннары истәлегенә Татарстанда матәм көне дип игълан ителә[9] . Татарча Википедия матәм көненә кушыла, Россия һәм халыкара вики-җәмәгатьчелеккә хәбәр итә.[10][11]
Россия һәм бөтендөнья буенча күп шәхесләр, берләшмә һәм оешмалар һәлак булган, зыян күргәннәр, аларның якыннары һәм Татарстан халкы белән кайгы уртаклашуларын белдерә.[12][13]
Мәктәпкә һөҗүм иткән кораллы җинаятьче (Илназ Галәвиев) кулга алына[14][15]. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шикләнелүче бу мәктәпне 2018 елда тәмамлаган, аннан соң ул ТИСБИ университеты көллиятендә укыган[16]. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук бозучының 19 яшьтә булуын, һәм аның коралы рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтә[17] . РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн шикләнелүченең һөҗүм алдыннан 13 көн алдан, 28 апрель көнне корал сакларга рөхсәт алганын әйтә. Тоткарланганнан соң, шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киләләр һәм ярымчишенгән хәлдә камераның рәшәткәсенә бәйлиләр — социаль челтәрләрдә бастырылган видео буенча фикер йөрткәндә, ул тынычланырга җыенмый һәм кылган гамәлләре турында бер дә үкенмәвен белдерә[18][19][20][21][22]:
Ике ай элек мин үземнең Ходай икәнемне төшендем. Ә җәй көне миндә монстр уяна башлады. Мин һичкайчан беркемне сөймәдем һәм тагын да күбрәк кешегә нәфрәтләндем. Беркем дә моны миңа әйтмәде, мин үзем аңладым.
Икенче җинаятьчене юк итү хәбәре барлыкка килә[23], ләкин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм итүченең кулдашы булуны кире кага[24] .
7 укучы (8 класс укучылары), бер укытучы (инглиз теле укытучысы Эльвира Николаевна Игнатьева[25]) үлә, соңрак үлүчеләрнең саны 9 га җитә (башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова[26] каты яралана, хастаханәдә үлә[27]). Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.
11 майга 3 өлкән кеше һәм 18 бала хастаханәгә салынган, шулардан 6 җәрәхәтләнүче авыр хәлдә реанимациядә ята[5][28][29].