Габдулла Тукай һәйкәле (Санкт-Петербург)

Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
Урын 197196, Россия байрагы РФ
Санкт-Петербург Санкт-Петербург, Петроград районы, Кронверк проспекты чаты
Сынчы Ян Нейман[d]
Әхнәф Зиякаев
архитектор С. П. Одновалов
Төзелеш датасы 2006 ел
Материал бронза, кара кызыл гранит

Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю) ― Санкт-Петербургның Петроград районында 2006 елның 25 июнендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) ачылган һәйкәл. Бронза һәйкәлнең авторлары ― сынчылар Ян Нейман һәм Әхнәф Зиякаев, архитектор С. П. Одновалов.
Һәйкәл — Татарстан хөкүмәтенең Санкт-Петербург каласына бүләге.

Тарих

Һәйкәл 2006 елның 25 июнендә шәһәрнең Петроград районында, Кронверк проспекты һәм Зверинская урамы почмагында, зур булмаган скверда ачылган[1].

2007 елда шәһәрнең Казан урамындагы 5нче йорт диварында мемориаль такта ачылган, әлеге бинада 1912 елның апрелендә Тукай яшәгән, ул Петербургка мәгърифәтче Муса Бигиев чакыруы буенча килгән булган[2].

Тукайга скульптура һәйкәле элеккеге Татар бистәсе[d] районында урнаштырылган, анда XVIII гасыр башында Петербургның беренче төзүчеләре татарлар урнашкан[2].

Бронза һәйкәлнең авторлары – сынчылар Ян Нейман (1946―2017) һәм Әхнәф Зиякаев (Санкт-Петербургта 2011 елда ачылган Муса Җәлил һәйкәле авторлары[2]), архитектор С. П. Одновалов.

2009 елда һәйкәлне иҗат иткән коллектив Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булган[3].

Тасвирлама

Һәйкәл Тукайның пальто кигән, башында түбәтәй булган, сул кулы күкрәккә кысылган, уң кулында китап тоткан фигурасын сурәтли. Скульпторлар портрет охшашлыгын бирү өчен шагыйрьнең үлеме алдыннан төшерелгән фотоларны кулланганнар. Һәйкәл цилиндр постаментка урнаштырылган, алгы ягында текст урнаштырылган:

ВЕЛИКИЙ ТАТАРСКИЙ ПОЭТ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Артта сул якта статуя плинтында имза:

Авторы: ск-р Зиякаев А. Г. ск-р Нейман Я.Я. арх-р Одновалов С.П.

Нигезнең арткы ягында язылган:

ДАР РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН САНКТ-ПЕТЕРБУРГУ

Постаментның өске өлешендә (аның әйләнәсендә) шагыйрь иҗат иткән «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләрнең сюжетларына багышланган горельефлар, шулай ук аның «Кәҗә белән Сарык» әкиятенең һәм «Мактанчык куян» мәсәленең төп персонажлары сурәтләнгән. Алар шагыйрь образын ачуда мөһим элементлар булып тора. Шагыйрьнең югары җан халәтендәге образы күкрәккә тиеп торган кул хәрәкәтендә, зәгыйфь фигураның пластик силуэтында, шагыйрьнең фаҗигале язмышын чагылдырган ниндидер тотрыксызлыгында һәм, ниһаять, эчке горурлык белән тулы якты милли образны төгәл тапшыруда чагылыш таба[2].

Зиякаев рельефларының сәнгатьле чишелеше үз чыганакларын рус скульпторы Петр Клодтның[d] (1805―1867) Санкт-Петербургның Үзәк районында урнашкан Җәйге бакча[d] парк ансамблендә ачылган Крылов һәйкәле пьедесталын бизәгән скульптур рельефларында таба. Югары башкару осталыгы һәйкәл авторларына Тукайның шигъри дөньясының үзенчәлеген һәм аның иҗатының нигезе булган фантастик халык риваятьләрен тапшырырга мөмкинлек бирә. Шуның аркасында Габдулла Тукай һәйкәлен башка танылган бөек шагыйрьләр һәм язучылар Гомәр Хәйям, Пушкин, Гоголь, Шевченко, Достоевский, Горький, Анна Ахматова һәйкәлләре белән бер рәттә куярга мөмкин[4].

Һәйкәл һәм постамент Д. В. Гочияевның иҗади остаханәсендә бронзадан коелган. Һәйкәл «Дымовское» ятмасының таш вату урынында чыгарылган кара кызыл граниттан ясалган баскычлы, сигезьяклы, ялтыратылган нигездә тора. Гранит эшләрен «Ненси» фирмасы башкарган. Һәйкәл тирәсендәге сквер ландшафт архитекторв Г. Л. Шолохова проекты буенча төзелгән.

Һәйкәлнең биеклеге ― 2,40, постаментның биеклеге ― 1,22, постамент астындагы нигезнең биеклеге ― 0,62 метр.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Сергей Глезеров. Картинки из детства. Как скульптор из Татарстана обосновался в Петербурге. «Санкт-Петербургские ведомости», 16.05.2023(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Постоянный представитель посетил мастерскую скульптора Ахнафа Зиякаева. 2024 елның 31 март көнендә архивланган. Портал муниципальных образований РТ, 7.07.2015
  3. От Комиссии при Президенте РТ по Государственным премиям РТ имени Г.Тукая. «Казанские ведомости», 2.04.2009(рус.)
  4. Руслан Бахтияров. Ислам в Санкт-Петербурге. Духовное управление мусульман Санкт-Петербурга и Северо-Западного региона России

Әдәбият

  • О. А. Кривдина, Б. Б. Тычинин. Скульптура и скульпторы Санкт-Петербурга. 1703―2007: Иллюстрированная энциклопедия. — СПб.

Сылтамалар

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!