Норлат авылы китапханәсе — Буа районы Норлат авылы халкына мәдәни-агарту хезмәтен күрсәтүче мәдәният тармагы учреждениесе (китапханә). 1924 елның 1 августында оеша.
1924нче елда Норлат авылында уку йорты ачыла. Кайбыч авылы китапханәсенә Норлатның Ильясов Кашаф дигән кешене куялар. Шул ук елның 1 августында Кайбыч китапханәсенең барлык инвентарьләре белән Норлат авылына күчеп эшли башлый. Аны мәктәпкә укытырга күчергәч 1924нче елның 1-декабрьнән Измайлов С. дигән кеше эшли.
1926 елда Бадамшина дигән хатын-кыз эшли. Аны 1927 елның 18 февралендә Иске Суыксу йортына күчерәләр, ә Норлатка Иске Суыксу уку йортыннан Шарафутдинов дигән кеше килә. Аннан соң Бикмиев Хатыйп эшли. Аны 1930 елның 15 сентяберендә Колчуган мәктәбенә җибәрәләр. Бу елларда уку йортлары КОНОга (Контонный отдел народного образования) буйсыналар.
1930 елда РИК (Районный исполнительный комитет) каршында Норлат уку йорты ачыла.
1930-1931 елларда Минкашев С. эшли. Аны Янтуган авылына күчерәләр һәм 1932 елнын 15 апрелендә Гарипов мәктәптән кыскартылып уку йортына куела. Шул ук елны ул яңадан мәктәпкә күчә.
• Авиатөзелеш районы: • Идел буе районы: • Киров районы: • Мәскәү районы: • Совет районы:
• Автозавод районы:
• Биләр: