Укуханә бинасы
Алабуга медицина училищесы , рус. Елабужский медицинское училище — Татарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Уку йорты урта һөнәри белемле медицина персоналы (фельдшерлар, шәфкать туташлары ) әзерли.
Татарстанның иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2017 елда укуханә ачылуга 80 ел тула.
Директор (2007 елдан ) — Рамил Әхмәтшин.
Тарих
1934 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Алабугада 2 еллык шәфкать туташлары хәзерләү курслары (мөдире — А.С. Калистов ) ача.
1936 елның 17 июлендә ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе (директор — И.В. Герасимов ) оештырыла.
1937 елның 14 октябренда шәфкать туташлары мәктәбе һәм ясле тәрбиячеләре курслары бер мәктәпкә (директор — В.Н. Боголюбова, 1938 елдан Г.И. Хватов ) берләштерелә.
1939 елда ике еллык шәфкать туташлары мәктәбенең исеме шәфкать туташлары һәм акушеркалар мәктәбе (директор — Н.В. Розов ) итеп үзгәртелә.
1940 елдан Алабуга фельдшер-акушерлар мәктәбе (1946 -1955 елларда директор – М.Х. Сафиуллин ).
Бөек Ватан сугышына мәктәптән 300 кеше алына.
1955 елда фельдшер-акушерлар мәктәбе Алабуга медицина училищесы итеп үзгәртелә.
Белгечлекләр
Көндезге уку, 3 ел 10 ай (11 класстан соң ). Шәфкать туташы дипломы бирелә.
Көндезге уку, 3 ел 10 ай (9 класстан соң ), 1ел 10 ай (Медицина юнәлешле укуханә бетергәч ). Фельдшер дипломы бирелә.
Лаборатория диагностикасы[ 1]
Медицина лабораториясе технигы диломы бирелә.
Урта медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү бүлеге бар. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры, балалар шәфкать туташы, косметолог һ.б. белгечлекләр буенча махсуслашкан.
Практиканы талиплар Алабуга шәһәре медицина оешмаларында: Алабуга үзәк район хастаханәсе, «Татнефть » ААҖ МСЧ, Алабуга шәһәр поликлиникасында үтәләр. «Алабуга» махсус икътисади зонасы ачылу һәм шәһәрдә халык саны арту сәбәпле, уку йорты әзерләгән белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур.
Шәхесләр
Директорлар
Укытучылар
Уку йортын тәмамлаучылар
Уку йорты 16 мең урта һөнәри белемле белгеч әзерләгән. Алар арасында галимнәр, дәвалау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, табибларны һәм шәфкать туташларын әзерләүче уку йортлары мөгаллимнәре[ 2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Моны да карагыз