Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте
Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте
Тармак
музыка һәм сәнгать
Нигезләнү датасы
27 май 1961
Нигезләүче
Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы
Дәүләт
Россия
Административ-территориаль берәмлек
Идел буе федераль округы , Татарстан , Лениногорск районы һәм Лениногорск
Идарә итүче орган
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес
423250, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 14 йорт һәм 423250, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Лениногорск шәһәре, Шашин проспекты, 36 йорты
Рәсми веб-сайт
edu.tatar.ru/l-gorsk/page1294.htm (рус.) (тат.)
Көллият бинасы
Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте , рус. Лениногорский музыкально-художественный педагогический колледж — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә 1961 елдан эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы махсус урта һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Тарих
1961 елда РСФСР мәгариф министрлыгы карары белән педагогия училищесы буларак оештырылган[ 1] [ 2] .
1961 -2007 Лениногорск педагогия училищесы
2007 -2011 Ленингорск музыка-сәнгать педагогика училищесы[ 3] .
2011 елдан Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте[ 4] .
Белгечлекләр
Музыкаль белем бирү
Сынлы сәнгать һәм сызым
Дизайн
Мәктәпкәчә тәрбия
Өстәмә белем бирү педагогы
Шәхесләр
Директорлар
1961 -1964 Алексей Иванович Елизаров
1964 -1993 Анатолий Васильевич Левлюх
1993 -2005 Фәнис Газетдин улы Юсупов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре .
2005 -2009 Марат Әкъдәс улы Әхмәтҗанов
2009 елдан Наталья Григорьевна Тимакова, педагогика фәннәре кандидаты .
Укытучылар
Тәмамлаучылар
Моны да карагыз : Төркем:Лениногорск педагогика көллиятен тәмамлаучылар
Ярты гасыр эчендә укуханәне 5 меңләп студент тәмамлаган. Алар Татарстанда , Русиядә , чит илләрдә укытучы, музыкант, артист, рәссам, оешма җитәкчеләре һ.б. һөнәр ияләре булып хезмәт куялар[ 5] .
Ринат Гобәйдуллин , композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .
З. Яугилдина, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы .
В.Н. Анищенко, Алабуга Суворов хәрби училищесы директоры .
Мансур Закиров, рәссам .
Ильяс Фәйзуллин , рәссам .
Рөстәм Курамшин (1960 -2011 ), рәссам .
Анатолий Карабельников, рәссам (Испания ).
П.Г. Серебряков, Татарстанның атказанган артисты .
Фирзәр Мортазин , Татарстанның атказанган артисты .
Рәмзия Зиннәтуллина , Татарстанның атказанган артисты .
Флера Хөрмәтова , Татарстанның атказанган артисты .
Илсөя Бәдретдинова , укуын ташлаган.
Фирдүс Тямаев , эстрада җырчысы .
Анастасия Быкова, 2014 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенең стипендиаты[ 7]
Рәсиха Хәмидуллина (1954), Сарман балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы .
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз