В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты |
Нигезләнү датасы |
1994 |
Дәүләт |
Россия |
Административ-территориаль берәмлек |
Казан |
Рәсми веб-сайт |
киу.рф |
|
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (рус. Казанский инновационный университет имени В. Г. Тимирясова, ИЭУП) – Казанда урнашкан югары уку йорты. 1994 елның 22 июлендә нигез салынган.[1]
Исеме
Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә,югары уку йорты рәсми исемен берничә тапкыр үзгәрткән. Хәзерге вакытта аңа нигез салучы һәм беренче ректор В.Г. Тимирясов исемен йөртә.
1994-1996 елларда Икътисад, идарә һәм хокук университеты, 1996-2016 елларда Икътисад, идарә һәм хокук институты, 2016 елдан В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) исемен йөртә.
Тарихы
Университет 1994 елда, төбәкнең базар икътисады һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә квалификацияле кадрларга ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының халык мәгарифе буенча даими комиссиясе инициативасы белән оештырылган.
1998-2002 елларда югары уку йортының Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай филиаллары оештырыла һәм белем бирү эшчәнлеген дәвам итә. 2014 елның маеннан Россия белән кушылган Кырымда белем бирү эшчәнлеген алып бара башлакучы Россиянең беренче югары уку йортларының берсе. Университетта Бөтендөнья татар конгрессы белән Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен укыту буенча уртак проект тормышка ашырыла.[2]
2014 елдан башлап югары уку йорты базасында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары нигезендә 2 федераль инновацион мәйданчык булдырылды һәм эшли:
- Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүнең дәвамчан системасын булдыру һәм үстерү[3].
- «Сатып алулар профессионалы» инновацион фәнни-белем бирү мәйданчыгын булдыру нигезендә сатып алулар өлкәсендә кадрлар әзерләүгә комплекслы якын килүне формалаштыру һәм гамәлгә ашыру.[4]
Хәзерге вакытта университет мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан бирелгән сроксыз лицензия һәм дәүләт аккредитациясе турында таныклык нигезендә эшчәнлек алып бара.[5]
Рейтинг
Югары уку йорты «Идарә өлкәсе югары уку йортлары (икътисад, финанслар, юриспруденция)» номинациясендә «Россия сегодня» мәгълүмат агентлыгы төзегән 2015 елда Россия Федерациясендә югары уку йортларының ихтыяҗлары рейтингы номинациясендә 9 нчы урынны били.[6][7]
Төзелеш
Университет структурасына 6 филиалы, 5 факультетл, 4 институты, шулай ук көллияте керә. Моннан тыш, университетта «Икътисадның һәм хокукның актуаль проблемалары» федераль рецензияләнә торган журналы чыгарыла, ул рецензияләнә торган фәнни басмалар исемлегенә кертелгән, анда кандидат һәм фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрнең төп фәнни нәтиҗәләре басылырга тиеш.[8]
Искәрмәләр