Share to: share facebook share twitter share wa share telegram print page

Авыл хуҗалыгы эшчесе (газета)

Авыл хуҗалыгы эшчесе
Tөр

Аыыл хуҗалыгы газетасы


Нигезләнгән

1927

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1932

Төп офис

Казан

«Авы́л хуҗалыгы́ эшчесе» - авыл хуҗалыгы газетасы. Игенчелек совхозлары эшчеләре берлеге, терлекчелек совхозлары эшчеләре берлеге, МТС хезмәткәрләре берлегенең Татарстан комитеты органы. 1927 елның 1 ноябреннән 1932нең 18 октябренә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Исеме

Исеме үзгәрә: 1930 елның апреленә кадәр «Ялчы», 1931 нең гыйнварына кадәр «Авыл-урман хуҗалыгы эшчесе», 1931 нең 15 гыйнварыннан «Авыл хуҗалыгы эшчесе». 1932 дә «Колхоз газетасы» белән берләштерелә.

Штат

Төрле елларда мөхәррирләре: М. Мөхәммәтҗанов, И. Сәйфуллин, И. Хәлимов. Аеруча актив язышучылар: Г. Зарипов, В. Камалов, Х. Мөдәррисов, Х. Тугаев, Х. Хәйруллин.

Яктыртылган темалар

«Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы битләрендә илдәге сәяси хәлләр яктыртыла, РСФСР Халык комиссарлары советы декретлары һәм карарлары басыла, хуҗалыкларны күмәкләштерүнең барышы, алдынгы колхоз-совхозларның тәҗрибәләре турында мәкаләләр дөнья күрә, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар бирелә. Төп рубрикалары: «Безнең алдынгылар», «Наданлык белән көрәш», «Советлар Союзында», «Чит ил яңалыклары», «ВКП(б) тарихыннан».

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya