Янурыс белән бутамагыз.
Янырыс – Ишембай районындагы татар авыл, Янырыс авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка 43 км һәм Стәрлетамак тимер юл станциясеннән көнчыгышка таба 39 км еракта Кыявык елгасы (Җигән елгасы кушылдыгы) буенда урнашкан.
Халкы: 1906 елда — 1708 кеше; 1920 — 2107; 1939 — 2014; 1959 — 1403; 1989 — 927; 2002 — 896; 2010 — 748 кеше. Башкорт теленең җигән сөйләше[4] һәм татар теленең тепекәй сөйләше таралган.[5] Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.
Авылга 18 гасырның 1нче яртысында Нугай даругасы Юрматы вулысы Кыявык авылы башкортлары Яңа Кыявык исеме белән нигез сала. 1749 елда куртым килешүе буенча биредә Сарман районы территориясендәге Янурыс авылыннан җирсез башкортлар һәм ясаклы татарлар (алар соңыннан типтәрләр катламына күчә), соңрак шундый ук шартларда — мишәрләр килеп утыра. 1795 елда 25 йортта 124 кеше яшәгән, 1865 елда 165 йортта — 936 кеше. Малчылык, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, заводларда эшләгәннәр; шөгыльләр арасында урман кәсебе күрсәтелгән. Мәчет, училище, 28 сәүдә кибете булган. 19 гасыр уртасыннан хәзерге исемен йөртә. 1906 елда 3 мәчет, мануфактура һәм 4 бакалея кибете, су тегермәне, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән.
| Авангард | Азнай | Алакай | Алмалы | Аникеевский | Арлар | Әчеялан | Әрметрәхим | Әхмәр | Байгуҗа | Биксяново | Бирдешле | Богдановка | Васильевка | Верхотор | Восток | Гомәр | Екатериновка | Җигән | Ибрай | Исәкәй | Иске Сәет | Искисәк | Ишәй | Ишем | Калмак | Калуаеры | Канакай | Карайган | Карасевка | Кашалакбаш | Кәбәч | Кече Баек | Кече Мәкъсүт | Кинҗәбулат | Кинҗәкәй | Козловский | Колгына | Көзән | Кузнецовск | Кызыл Йолдыз | Кызыл Октябрь | Кыявык | Лесное | Макар | Михайловка | Михайловка | Октябрь | Олы Баек | Осиповка | Павловка | Петровское | Подгорный | Подлесный утары | Ромадановка | Рославка | Сайран | Салих | Сәргәй | Скворчиха | Слободка | Солёный | Татьяновка | Тимашевка | Торгач | Туктар | Түбән Әрмет | Уразбаево | Урман-Бишкадак | Үрнәк | Хаҗи | Шихан | Югары Әрмет | Югары Эткол | Юлдаш | Ялтаран | Янырыс | Яңа Әптек | Яңа Георгиевка | Яңа Ивановка | Яңа Йорт | Яңа Николаевка | Яңа Сәет | Яңавыл