Я́ндекс — эзләү системасы һәм интернет-портал хуҗасы булган Россия ИТ-ширкәте. Россиянең иң эре эзләү системасы буларак танылган. 2010 елның 30 июненнән башлап сайт татар телендә дә эшли[13], 2011 елның 30 сентябреннән башлап — төрек телендә дә[14].
2015 елның 2 июненнән Яндекс системасының тәрҗемә хезмәтенә татар теле өстәлде. Әлегә бета-версиядә (сынау өлгесе) булса да, инде хәзер татар теленә һәм татар теленнән 47 телгә тәрҗемә ясап була. Бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче.[15]